БРКХ хезмәткәрләренә Хөрмәт грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырдылар

2016 елның 9 декабре, җомга

Россия неонатологлар җәмгыятенең Хөрмәт грамотасы белән «Иң яхшы коллектив» номинациясендә БРКХ яңа туган балалар һәм җитлекми туган балалар бүлегенең коллективы бүлекләнде. Россия неонатологлар җәмгыятенең Хөрмәт грамотасы белән «Иң яхшы неонаталь шәфкать туташы» номинациясендә 3нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлегенең анестезист шәфкать туташы Фәния  Чалилова билгеләнде. Россия неонатологлар җәмгыяте бөтен илдән 2000 артык белгечләрне тәҗрибә белән уртаклашу, диагностика алымнарын унификацияләү, дәвалау һәм профилактикалау, уткәрелгән тыкшынулар нәтиҗәлелеген күзәтү, неонатологик медицина ярдәмен күрсәтү формаларын камилләштерү максатында берләштерә. Шулай ук  ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләренә Ретта синдромы белән авыручыларга булышлык күрсәтү ассоциациясенең рәхмәт хатлары тапшырылдылар. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ретта синдромы белән авыручыларга булышлык күрсәтү ассоциациясе» АКБОнең директоры Ольга Тимуца БРКХдә сирәк булган авыруларны дәвалау буенча уздырылган эшнең әһәмиятлелеген билгеләде. Бу елда клиникада Ретта синдромы буенча Бөтендөнья конгрессы вакытында Россия һәм БДБ пациентлары өчен әйдәүче дөнья экспертларының консультацияләре узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International