2016 елның 5 декабреннән башлап 11 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8828 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1126 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7121 – төрле авыруларга, шул санда 152 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 93 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 978 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 46 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, алардан 19 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыктылар, анда 1 кеше зыян күрде.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 374кә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 6га, инфарктлар буенча – 23кә, ЮТҺ буенча – 14кә, . Чакырулар саны инсультлар буенча – 7гә, бала табулар буенча – 1гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 21гә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.