Якшәмбе көнне, көндез, Лаеш районында, Казан– Оренбург а/ю 47нче км ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян курде, шул санда 2 бала (2011 һәм 2015 елда туган). Бер бала авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә БРКХнә китерелде, 3 кеше авыр хәлдә һәм бер кеше уртача авыр хәлдә РКХнә китерелде, бер зыян күргән хатын-кыз кәнәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.