15 февральдә Казанда Идел буе федераль округының баш штаттан тыш пластик хирургларының профильле комиссиясе утырышы узачак. Утырышта катнашалар: Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, м.ф.д. Н.Е. Мантурова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов, ИФОның баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, профессор А.Х. Исмәгыйлев, ИФОның баш штаттан тыш белгечләре пластик хирурглары. Утырышта Идел буе федераль округында пластик хирургиянең үсеш мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.