Яңа Чишмә районының йомгаклау сессиясендә сәламәлек саклау үсешенең мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 17 феврале, җомга

 Бүген Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисенең урынбасары Юрий Камалтыновның катнашуы белән Яңа Чишмә районы Советының йомгаклау сессиясе булды. 2016 ел эчендә Яңа Чишмә муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М.Козлов сөйләде. Утырышта районда сәламәтлек саклау үсешенең мәсьәләләренә дә кагып үттеләр. Татарстан  Республикасы буенча кеше хокуклары буенча вәкил С.Х.Сабурская Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе коллективын «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге» уникаль проектын гамәлгә ашыруда катнашу өчен  рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International