Узган шимбәдә Теләче районында Казан-Шәмәрдән а/ю 68 км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, 2 кеше (шул санда 2006 елда туган бала) ашыгыч ярдәм килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. 4 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Арча үзәк район хастаханәсенә ктерелде. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.