Яр Чаллыда ЮТҺ

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Узган якшәмбедә Яр Чаллыда ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә урнаштырылды. Ике зыян күргән кеше тикшерүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәмнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International