Казанда сөяк-мускул системасы авыруларын профилактикалау турында сөйләделәр

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән көрәшү елы чикләрендә Казанның 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә пациентлар өчен «Сөяк-мускул системасы авырулары профилактикасы» темасына мәктәп узды. Мәктәп уздыру чикләрендә геннар активлыгына йогынты ясаучы 6 төп фактор турында фикер алыштылар, терәк-хәрәкәт системасы авыруларын профилактикалау һәм дәвалау максаты белән ашау буенча киңәшләр бирделәр һәм авыруны дәвалау алымнары турында сөйләделәр.  Инструктор белән бергә шулай ук дәвалау физкультура комплексына һәм стрессны төшерү техникасына өйрәтү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International