Яр Чаллыда йомгаклау медицина советы булды, анда Яр Чаллы оешмаларының эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Магдеев, Шәһәр советының депутатлары, Башкарма комитеты идарәләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре, медицина иминияте компанияләренең вәкилләре, коммерция медицина оешмаларының вәкилләре, профсоюз комитетларының рәисләре, дәүләт дәвалау оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.