Республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин татарстанлыларга, һәр кемнең скандинавия таягы һәм култык таягы арасында сайлавы бар, дип исләренә төшерде. Травматизм һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авырулары турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында брифингта сөйләделәр. 2017 ел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Указы белән Травматизм һәм терәк-хәрәкәт аппаратын профилактикалау елы дип игълан ителде. Скандинавия йөреше таяклары шушы елның символы булырга тиеш.