Адел Вафин һәм Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итүне Казанда уздырачаклар

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

21 апрельдә 11.00 сәг. Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская сәламәтлек саклау өлкәсендә татарстанлыларның хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүне уздырачаклар. Кабул итүгә язылырга  8 (843) 236-41-80 телефон буенча мөмкин була. Кабул итү Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил аппаратында уздырылачак (Казан шәһ., К. Маркс ур., 61, үзәктәге ишек, 3нче кат, конференц-зал).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International