«Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» дигән республика ирекле акциясен һәм «Ветераннар янәшәдә яши» дигән республика акциясен уздыру чикләрендә Чирмешән үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен Чирмешән интернат-йортына килеп киттеләр. Анда 60ка якын кеше тора.