Кама балалар медицина үзәгенең эше белән КДМУ һөнәри укуны яңадан үтү циклының тыңнаучылары таныштылар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервы составында делегация бүген Яр Чаллыга килеп китте. Кунаклар өчен шәһәрнең дәвалау оешмаларына, шул санда Кама балалар медицина үзәгенә дә экскурсияләр оештырылды. Алар – Казан дәүләт медицина университетының җирлегендә уздырылган һөнәри укуны яңадан үтү һәм квалификацияне күтәрү циклының тыңнаучылары. Классик уку  процессына республиканың әйдәүче клиникаларына визитлар кертелгән. Шул ук составта делегация шушы көннәрдә Балалар республика клиник хастаханәсенә,  «Азино» балалар сырхауханәсенә килеп китте, Татарстан районнарында балаларга медицина ярдәмен күрсәтү белән танышты. Кама балалар медицина үзәгендә кунакларга оешмада кертелгән сыйфат менеджменты системасын күрсәттеләр, документация, дәвалау процесслары белән табиблар таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International