26 апрельдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры «Мы вместе - Без бергә» дигән пациент-волонтёр оешмасы белән бергә «Сәламәтлек мәктәбенең» чираттагы чарасын уздырачаклар. Анда рак турында сөйләячәкләр. Чарада медицина фәннәре кандидаты, Н.Н.Блохин исемендәге РОФҮ Идел буе филиалының өлкән фәнни хезмәткәре, ТР ССМ РКОД 1нче номерлы көндезге стационар мөдире Алфия Хәсәнова, медицина фәннәре кандидаты, КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты, ТРССМ РКОД табибы-психотерапевты Марина Кирюхина чыгыш ясаячаклар.
Чара онкологидән терелүчеләр һәм аларның туганнары өчен Казан шәһ., Ямашев ур., 36, «Феникс » кафесы адресы буенча булачак. Башлана: 16.00, керү ирекле.