Онкологиядә терапевтик мәсьәләләр турында КДМАдә фикер алышачаклар

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә «ТР ССМ РКОД» ДАССО терапевтик хезмәтенең 20-еллыгына багышланган  «Онкологиядә терапевтик мәсьәләләр » дигән Республика фәнни-гамәли конференция булачак. Конференция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансерының эшендә терапевтик хезмәтнең роленә, хәзерге заман этабында онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның перспективалары мәсьәләләренә багышланган. Конференциядә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры бүлекләренең,  Казан дәүләт медицина университетының, Казан дәүләт медицина академиясенең, ААҖ РТЮ Казан станциясендә Бүлендек клиник хастаханәсе ДБССОның, ТР Регионара клиник-диагностик үзәгенең хезмәткәрләре докладлар белән чыгачаклар. Конференциядә катнашуга табиблар-терапевтлар чакырылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International