ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-терапевты Оксана Драпкина җитәкчелегендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Профилактик медицинаның милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУ делегациясе эш визиты белән Татарстан клиникаларына килеп китте. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында визит нәтиҗәләре буенча министр Марат Садыков катнашуында киңәшмә узды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-терапевты Оксана Драпкина сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре озатып баруларында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә килеп китте.

ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә сәламәт яшәү рәвешенә һәм төрле хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган Әлмәт яшьләре белән танып-белү очрашуларын үткәрә.

Республика СПИД үзәге «Профилактика һәм инициатива» РҖО  белән бергә фельдшер-акушерлык пунктларының хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары циклын үткәрә. СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәк белгечләре ярдәм күрсәтү системасында ВИЧ-йогышлы пациентларны иртә кертүгә һәм саклап калуга хәзерге заман алымнары турында сөйлиләр.

2018 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән Сез Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында таныша аласыз.

2018 елның 13 ноябрендә Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегиясе булачак, анда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Статс-секретарь-урынбасары Дмитрий Костенников һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Пиневич катнашачаклар.

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман»эшләүче яшьләр иҗатының VI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау сайлап алу туры тәмамланды.

БРКХдә клиникасы хезмәткәрләрен инглиз теленә укыту буенча дәресләр һәм практикалар циклы башланды.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты кысаларында тавыш бирүнең алдангы йомгакларын ясадылар.

Республика СПИД үзәге П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә икенче профилактик акцияне уздырды. 2нче уку корпусында көллият студентлары һәм хезмәткәрләре өчен ВИЧ/СПИД профилактикасы темасына ике лекция оештырылды, ВИЧ-йогышына экспресс - тест үткәрү пункты тест алдында һәм аннан соң консультация бирү белән эшләде. Акция вакытында үзенең ВИЧ-статусын 27 кеше белде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International