ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2019 елга приоритетлы максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча эш киңәшмәсе узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча экспертлар бурычларга ирешүнең индикатив күрсәткечләрен тәшкил итүче бурычлар исемлеген билгеләделәр.

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Анда Россиянең 10 регионыннан һәм чит илләрдән сәламәтлек саклауның әйдәүче экспертлары һәм 60тан артык компания вәкилләре җыелдылар.

Иртәгә Казанда халыкара катнашуы белән IX бөтенроссия фәнни-гамәли «Онкологиядә оештыру технологияләре: «Онкология авыруларыннан халыкның үлем санын киметү стратегиясе» конференциясенең ачылуы булачак. Конференция кысаларында – медицина ярдәмен күрсәтүнең гамәлдәге практикаларын яңадан карау, шул санда онкология авырулары белән пациентларга. Аерым игътибар – яман шешләрнең профилактикасы һәм иртә диагностикасы мәсьәләләренә. Конференция эшендә Россиядән, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән әйдәүче белгечләре катнашачак. Бу Россия Федерациясендә онкология хезмәтен үстерү стратегиясе турында масса-күләм фикер алышу өчен, шул санда медицина берләшмәсе алдында куелган максатларны һәм бурычларны үтәү өчен,  2018 елда бердәнбер махсуслаштырылган дискуссия мәйданчыгы. Конференцияне ачалар: Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары  В.В. Виниченко, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты Р.Ш.Хәсәнов.

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Педиатриядә авыр диагноз» дигән Россия гомуми белем бирү конференциясе узды. Чараның максаты – Республика балаларына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм КДМУ оештыручылар булып тордылар.

2018 елның 10 октябрендә Блохин Н.Н. ис. Онкология Милли медицина тикшеренү үзәге делегациясе Республика клиник онкология диспансерына килеп китте.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Казанда 2019 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру турында фикер алышачаклар. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча индикатив күрсәткечләре булган бурычлар исемлеге төзеләчәк.  Республика халкы хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыруның киләсе этабында тавыш бирү юлы белән иң мөһим максатларны билгеләячәк.

Бүген Россиядә медик-социаль экспертиза хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференциядә Татарстанда инвалидлык һәм реабилитация хәле турында сөйләделәр.

21нче номерлы Шәһәр (Студенческая) сырхауханәсендә Ирләр сәламәтлеге турында лекция узды. Студентлар алдында КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре һәм табиб-ординаторлары чыгыш ясадылар. Кафедра ассистенты Нияз Бикчурин иң киң таралган ир кешеләрнең авырулары, аларның симптомнары һәм өзлегүләре турында сөйләде. Статистика әлеге мәсьәләнең хәтта яшь аудитория өчен дә актуаль булуын күрсәтә.

Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитале» «Буыннар хәтере» фондыннан «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучылар акчасына сатып алынган медицина җиһазларын алды.

Татарстанның баш реабилитологы Резеда Бодрова, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Шәйхетдинова һәм ҮНС функцияләренең бозылуы белән булган пациентларны тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова кунак өчен анестезиология һәм реанимация бүлекләре, кабул итү бүлеге һәм операция блогы буенча экскурсия оештырдылар. Замполини әфәнденең клиникага визиты кысаларында клиник очракларны тикшерү, пациентларга консультация бирү һәм лекция планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International