Медицина һәм сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләре турында 23нче Халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсендә фикер алыштылар. Күргәзмәнең беренче көнендә халыкара катнашуы белән Бөтенроссия фәнни-гамәли «Ультратавыш диагностикасында хәзерге заман юнәлешләре» конференциясе узды. Чара оештыручыларының берсе булып Республика клиник хастаханәсе чыкты.
Түбән Камада шәһәр дәрәҗәсендә бөтен сәламәтлек саклау учреждениеләре, шул санда Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе һәм Ашыгыч медицина ярдәме станцисе катнашуында махсус команда-штаб өйрәнүләре узды. Өйрәнүләрдә Түбән Кама районының эвакуация органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре җәлеп ителде.
13 октябрьдә Бөтендөнья тромбоз көне билгеләп үтелә. Бу датага инде җиденче тапкыр «МНО көне» (МНО - халыкара нормальләштерелгән нисбәт) дигән масштаблы социаль акция туры китерелгән. Аның кысаларында туры булмаган антикогулянтларны кабул итүче пациентлар кан оюшучанлыгы дәрәҗәсен (МНО) түләүсез тикшерә алачаклар.
Идел буе районының 24нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Галиҗанәп Теш щеткасы» дигән социаль-сәламәтләндерү акциясе узды. Казан шәһ. 5нче балалар стоматологик сырхауханәсенең хезмәткәрләре гадәти булмаган дәрес үткәрделәр. Анда балаларга стоматологик авырулар һәм авыз куышлыгы гигиенасын үтәү мөһимлеге турында сөйләделәр.
2018 елның 24 октябрендә Казанда медицинадагы яшь галимнәрнең «Re:Search» III Халыкара конгрессы булачак. Чара сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы яшь табибларга булышлык күрсәтүгә, шулай ук медицина фәнен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе, м.ф.д. Ирина Андреева һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының регионнары һәм киңәшмә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Олег Филиппов медицина оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча эш визиты белән килделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2019 елга приоритетлы максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча эш киңәшмәсе узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча экспертлар бурычларга ирешүнең индикатив күрсәткечләрен тәшкил итүче бурычлар исемлеген билгеләделәр.
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Анда Россиянең 10 регионыннан һәм чит илләрдән сәламәтлек саклауның әйдәүче экспертлары һәм 60тан артык компания вәкилләре җыелдылар.
Иртәгә Казанда халыкара катнашуы белән IX бөтенроссия фәнни-гамәли «Онкологиядә оештыру технологияләре: «Онкология авыруларыннан халыкның үлем санын киметү стратегиясе» конференциясенең ачылуы булачак. Конференция кысаларында – медицина ярдәмен күрсәтүнең гамәлдәге практикаларын яңадан карау, шул санда онкология авырулары белән пациентларга. Аерым игътибар – яман шешләрнең профилактикасы һәм иртә диагностикасы мәсьәләләренә. Конференция эшендә Россиядән, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән әйдәүче белгечләре катнашачак. Бу Россия Федерациясендә онкология хезмәтен үстерү стратегиясе турында масса-күләм фикер алышу өчен, шул санда медицина берләшмәсе алдында куелган максатларны һәм бурычларны үтәү өчен, 2018 елда бердәнбер махсуслаштырылган дискуссия мәйданчыгы. Конференцияне ачалар: Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В. Виниченко, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты Р.Ш.Хәсәнов.
Балалар республика клиник хастаханәсендә «Педиатриядә авыр диагноз» дигән Россия гомуми белем бирү конференциясе узды. Чараның максаты – Республика балаларына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм КДМУ оештыручылар булып тордылар.