2017 елның 15-16 сентябрьләрендә Казанда халыкара «IX Плужников укулары» фәнни-гамәли конференциясе булачак. “Плужников укулары” ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә уза. 2017 елда бу конференцияне уздыру урыны итеп юкка гына Казанны сайламыйлар. Казан медицина мәктәбе - Россиянең югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләп чыгаруда бәяләп бетергесез өлеш керткән аеруча танылган фәнни мәктәпләреннән берсе.
ТР Сәламәтлек саклау министры Боерыгы белән Дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесенең “8-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе” баш табибы вазыйфасына Воротилина Татьяна Николаевна билгеләнде.
Казахстан Республикасының Караганда өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсе делегациясе Түбән Кама һәм Яр Чаллы медицина учрежденияләрендә булды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казахстан кунаклары Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә тупланган тәҗрибәләрен өйрәнү максатыннан республикабызның медицина учрежденияләрендә йөри.
Сәламәтлек саклау учрежденияләренең баш табиблары гриппка каршы прививка ясаттылар. Үз үрнәкләрендә медицина учреждениесе җитәкчеләре прививка ясатуның мөһимлеге турында сөйлиләр. Аеруча, прививканы грипп куркынычы янаган төркемгә керүчеләргә ясату мөһим.
Татарстан Республикасы “Баш һәм муендагы яман шешләргә иртә диагноз кую Европа атналыгы” дип аталган акциягә кушылды. 18нән 22нче сентябрьгә кадәр дәвам итүче акция кысаларында Татарстанлылар Республика онкология клиник диспансерында белгечләрдән бушлай консультация ала алачаклар.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына кешеләрнең мөнәсәбәтен бәяләү өчен сораулар урнаштырылган.
14 нче сентябрьдә ТР Фәннәр академиясендә күренекле кардиохирург, Россия фәннәр академиясе Кардиология фәнни үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары хирургия һәм ангиология бүлеге җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Акчурин Ренат Сөләйман улының кардиологиянең заманча проблемаларына багышланган ачык лекциясе узачак.
Казанның Идел буе районында Р. Зорге урамындагы 103нче йортта урнашкан 21нче шәһәр сырхауханә бинасы төзелеп бетеп килә. Гомумтөзелеш эшләре сентябрь ахырына инде тәмамланырга тиеш. Әлеге учреждение консультация-диагностика үзәге булачак, анда хатын-кызлар консультациясе, онкология үзәге, пациентларны реабилитацияләү бүлеге ачылачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында йөрәк-кан әйләнеше авырулары, терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре һәм авырулары профилактикасына караган актуаль мәсьәләләр буенча Республика “Йөрәгеңне тыңла” һәм “Хәрәкәт - шатлык чыганагы” конкурсы старт алды.
Лениногорск районында, Бөгелмә-Лениногорск трассасының 28нче километрында юл транспорт һәлакәте булды. Җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шуларның 2се юл транспорт һәлакәте булган урында ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче үк җан бирде. Зыян күрүчеләрнең 2се уртача дәрәҗәдәге авыр хәлдә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә китерелде. Юл транспорт һәлакәте булган урынга ашыгыч медицина ярдәменең ике фельдшерлар бригадасы килде.