ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

“Безнен сәләт” дигән Бөтенроссия яшьлек җәмәгать оешмасы 22 майдан башлап 15 октябрьгә кадәр “Медицина туташы-2017” дигән Бөтенроссия матурлык конкурсын уздыра.

Казанда 2016 елның эш йомгаклары буенча Сәләмәтлек саклау министрлыгының “Сырхауханә регистратурадан башлана” дигән ел саен уздыра торган конкурс комиссиясенең утырышы узды.

Стоматологиядә яман шеш авыруларын  иртә диагностикалау максаты белән бер Әлмәт сату үзәгендә авыз куышлыгының яңа шешләрен диагностикалау буенча өченче акция узды.

 

31 май көнендә Республика клиник онкологик диспансеры бинасында “Сәләмәтлек мәктәбе” узачак. Анда эндокринология һәм радиологиянең яңа алымнары турында сүз барачак.

Бөгелмә бала табу йортында,  Халыкара балалар көненә багышланган “Тормыш аллеясы” дигән акция узды. Анда Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмәнен мэры Линар Закиров һәм 20 гаилә пары катнаштылар. Аларнын балалары яңа бала табу йортында туганнар.

Яр Чаллы шәһәрендә “Кама таңнары. Яман шеш белән авыручыларга ашыгыч, кичектергесез һәм паллиатив ярдәмнең әһәмиятле сораулары” дигән халыкара катнашу белән фәнни-гамәли конференци узды. Анда паллиатив һәм кичектергесез ярдәм аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук авырту каршына терапия һәм яман шеш авырулары сораулары турында сүз барды.

2017 елның 22 маеннан башлапн 28нә кадәр Ашыгыч медицина ярдәме станциясенщ 7612 чакыру керде. Иҗтимагый урыннарга 1324 чакыру керде. Ин күп чакыру – 5841 – төрле авыруларга туры килде, шул исәптә 187 инсульт һәм 45 инфаркт. 90 тапкыр ашыгыч ярдәм табиблары хатын-кыз  бала табуга  чыктылар.

2017 елның 30 май көнендә Казан шәһәрендә Идел буе федераль округының “Меланома иммунотерапиясе” дигән региональ фәнни-гамәли конференциясе  узачак.

Чистай районнын үзәк хастаханәсендә “Колопроктологиянең әһәмиятле сораулары буенча” Республика конференциясе үтте. Анда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының  штаттан тыш белгече-колопроктологы Олег Карпухин катнашты.

Бөгелмә районында табибләр тикшерү сораулары, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнен сәләмәтлеге, медицина тәртибен һәм тәэмин итү, Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативын башкаруын һәм Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларында медик аклау турында семинар - киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International