ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бөгелмәдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының корпоратив университеты» проектының чикләрендә медицина оешмаларында корпоратив мәдәниятне формалаштыру буенча стратегик сессия узды. Сесиядә Бөгелмә сәламәтлек саклау системасының бөтен структур бүлекчәләренең вәкилләре катнаштылар.


24
март, 2017 ел
җомга

27 мартта IT-лицейның Концертлар залында татар эстрада йолдызлары һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары катнашуы белән, «Дом Роналда Макдоналда» социаль кунакханәнең яшь торучыларына булышлыкта Бәхет белән уртаклашыйк» дигән хәйрия концерты булачак.

Яр Чаллыда ВИЧ-йогышын һәм җенси юллары белән тапшырылган йогышларны профилактикалау буенча шәһәр ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.

Утырыш эшендә Яр Чаллы шәһ. муниципаль берәмлегенең Башкарма комитетының җитәкчесе, ВИЧ-йогышын һәм җенси юллары белән тапшырылган йогышларны профилактикалау буенча шәһәр комиссиясе раисе Ринат Абдуллин һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.

24 мартта бөтен дөньяда Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне уздырыла. Бу елда Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне «Туберкулезны бергәләшеп бетерәбез: беркем дә игътибарсыз калмаячак» девиз астында уза.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгына хәзерләнү буенча чаралар чикләрендә  Сугышлар ветераннары өчен госпитальның табиблар бригадасы:  хирург, невролог, гериатр, кардиолог һәм окулист составында Төләче муниципаль районы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, хәрби хезмәт ветераннарына медицина тикшерүен уткәрделәр. Медиклар 30 кешене карап тикшерделәр, аларның күбесендә нерв системасы патологияләре һәм кан эйләнеше системасының авырулары ачыкланды. Стационар дәвалауга 12 ветеран җибәрелде.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көнендә, Казанда туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 11 сәгатьтән башлап 13сәгатькә кадәр Бауман урамында волонтерлар акциядә катнашучыларга туберкулезны, ВИЧ-йогышны һәм гепатитны профилактикалау турында сөйлиячәкләр. Шулай ук казанлылар ВИЧка экспресс-тестлауны үтә һәм бергә булган авырулар белән бәйле сораулар буенча консультацияләр ала алалар.

Акцияне башлап җибәрүчеләр – «Вера (Ышыныч)» җәмәгать оешмасының активистлары.

Казанда халыкара катнашуы белән «Балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау көнүзәк мәсьәләләре» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Конференция эшендә 500 артык катнашучы була – ул Россия регионнарынан фтизиатрия буенча баш балалар белгечләре, шулай ук чит илләрдән белгечләр.

Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) ФТЭ(НИР) планын үтәү барышында  Республика клиник хастаханәсенең фәнни-гамәли бүлеге хезмәткәрләре белән эшләп чыгарылган уйлап табылган әйбергә патент бирде.

Бүген Яшел Үзән районында, Раифа-Кульбаш а/ю 11 км-да ЮТҺ булды. Пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә автобусның 5 пассажиры зыян күрде, шул санда 7-яшьлек бала. Җиңел  автомобильне йөртуче ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булды. Калган зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына ашгыч ярдәмнең табиб һәм фельдшер бригадалары чыкты.

Бүген Республика клиник онкология диспансерында республика һәм район дәвалау-профилактика оешмаларының гражданнар оборонасы һәм мобилизация эше буенча белгечләре белән инструктив киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International