Остеопороз – гадәттәгечә хатын-кызлар авыруы дип санала. Ләкин аннан ирләр дә җәфаланалар. Аны ешрак сизмиләр, һәм ул берничек тә ачыкланмый. Ләкин әгәр авыруга вакытында диагноз куелмаса, беренче симптом булып тормышка куркынычлы сындыру булырга мөмкин. Шуның турында бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә шәфкать туташларын укыту чикләрендә сөйләделәр.
Делегация Республика клиник онкология диспансерының яңартылган 2нче номерлы дәвалау-диагностика корпусына килеп китте, оешманың диагностика һәм дәвалау бүлекләренең эшләре белән танышты һәм Атом-төш медицинасы үзәген карады.
Февральнең актык көнендә гадәттәгечә Халыкара сирәк очрый торган авырулар көне билгеләнә. Бу көн Сирәк очрый торган авырулар буенча Европа оешмасы һәм Милли альянслар советы белән оештырып җибәрелгән һәм 2008 елдан башлап уздырыла.
2016 елда узган ел белән чагыштырганда Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының дәрәҗәсе 2,3 процентка кимеде. Моның турында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Сезнең сәламәтлегез – Россия киләчәге» милли проекты турында фикер алышуга багышланган конференция барышында сөйләде.
Әлмәттә онкологик авырулар профилактикасы буенча пациент мәктәбе узды. Акция чикләрендә сәламәт яшәү рәвешен үтәү мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Ел йомгакларын ясауга багышланган, гадәттәге ел саен була торган медицина советы Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә булды.
Казанда ТР ССМ Республика кан үзәгенең йомгаклау медицина советының утырышы булды. Анда 2016 ел эчендә үзәкнең эш йомгакларын ясадылар. Утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты.
Түбән Каманың «Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның сырхауханә эше буенча баш табибы урынбасары Елена Чигвинцевага «ТР Атказанган табибы» исеме бирелде. Дәүләт бүләге сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәте һәм күпьеллык торышып эшләгән эше өчен ТР Президентының Указы буенча тапшырылды.
Теләче үзәк район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева, ТР Дәүләт советы депутаты Р.Г.Садыйкова, Теләче районы башлыгының урынбасары А.Г.Фәтхуллин катнаштылар.
Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә остеохондроз профилактикасы һәм аны дәвалау буенча акция узды. Студентларга остеохондрозның этиопатогенезы, клиник билгеләре һәм профилактикасы турында сөйләделәр. Шулай ук умыртка баганасының авырту синдромнарын бетерү өчен физик күнегүләр күрсәтелде. Аерым басым актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ясалды.