ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2017 ел
шимбә

Бүген Түбән Кама районында, Красный ключ поселогыннан ерак түгел, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә китерелде. Ике зыян күргән кеше җиңел җәрәхәт алганнар. ЮТҺ урынына Түбән Кама ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.


11
август, 2017 ел
җомга

Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары  «Полет» балалар сәламәтләндерү лагерында балаларга кереп чыктылар, алар анда сәламәт яшәү рәвешен нигә алып барырга мөһим турында сөйләделәр. Шулай ук медиклар травматизмны һәм хәрәкәт-таяныч аппараты авыруларын профилактикалау темасына кагылдылар. Очрашу ахырында балаларга профилактик фильм күрсәттеләр һәм сын-гәүдә бозылуына балаларны тикшерделәр.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Актаныш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Айдар Рәфгәть улы Хаев билгеләнде.

Медиклар сәгатьләп бик кызу кояш нурлары астында ятырга киңәш итмиләр (аеруча 11.00 башлап 16.00 кадәр).

Проект йокы бозылуын профилактикасына, шулай ук йокының авыр бозылучанлы, аерым алганда мондый җитди «Йокы апноэсы» кебек авыруы булган автотранспортны йөртүчләрне иртә ачыклауга һәм дәвалауга юнәлдерелгән

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Яр Чаллыда шәһәр сырхауханәләрендә капиталь ремонтны уздыруның барышы белән танышты. Ул «2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССОна аерым игътибар бирде.

Яр Чаллыга Балалар республика клиник хастаханәсенең табиблар бригадасы командировкага җибәрелде. Визит максаты – оештыру-методик ярдәм һәм Яр Чаллы шәһ. һәм ТР төньяк-көнчыгыш регионнары муниципаль районнарының балалар халкына диспансер күзәтүләрен уздыру.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәткә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мухамадеев, Әлмәт районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Вера Головина озатып баруларында министр медицина оешмаларына килеп китте. Ул оешмаларда «Татарстан Республикасы сырхауханә оешмаларының капиталь ремонты» республика программасы чикләрендә тулы куәттә ремонт эшләре бара.

Медицина  профилактикасы үзәгенең белгечләре бүген сәламәт яшәү рәвешенә, җәрәһәтләнү профилактикасына багышланган акция белән  пляжга чыктылар. Шулай ук алар су өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә тешерделәр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск үзәк район хастаханәсенә килеп китте, анда ул яңа кан тамырлары үзәген карап чыкты. Монда 6 койкага нейрореанимация бүлмәсе, 24 койкага кан тамырлары авырулары өчен палаталар, 2 дәвалау физкультурасы кабинеты, персонал өчен кабинетлар, санитар бүлмәләр, кинезотерапия кабинеты урнашканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International