ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

2016 елның 23 июненнән башлап  25нә кадәр беренче тапкыр Казанда педиатрлар, балаларның гастроэнтерологлары һәм башка кызыксынган белгечләре өчен Халыкара Көнчыгыш Европа җәйге мәктәбе уза.

Бөгелмәнең ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары салада торучыларга килделәр, бу юлы чакыру буенча түгел – аларның сәламәтлекләрен тикшерергә. Медиклар Бөгелмә районының Покровка саласына килеп киттеләр

2016 елның 24 июнендә суд-медицина экспертларының 50нче фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә Татарстан Республикасының Байлар Сабасы поселогында патологоанатомия бүлегенең модульле бинасын тантаналы ачу планлаштырылган.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә бүген Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы тәкәллеф булды. Табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән татар эстрада йолдызлары тәбрик иттеләр.

Бүген РКХнең төзелә торган перинаталь үзәгенә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары Васил Шайхразиев килеп киттеләр. Эш визиты барышында алар төзелә торган объектта уздырылган төзү һәм бизәкләү эшләренең бөтен этаплары белән таныштылар.

РКХнә  Vivantes International Medicine (Германия) клиникалары төркеменең җитәкчеләре – халыкара бүлекнең җитәкчесе Ольга Зеренкова һәм Vivantes клиникалары төркеменең халыкара программасының директоры Низар Маароуф  килеп киттеләр.

Казанда Россиядән, Бөек Британиядән һәм Германиядән әйдәүче суд-медицина экспертлары җыелдылар. Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «РФ ССМ Россия суд-медицина экспертизасы үзәге»  ФДБО булышлыгында халыкара катнашуы белән 50нче суд-медицина экспертларының «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның җирлегендә  фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады.

Бүген Казанда бишенче Россия-Япония нейрохирургик симпозиумын тантаналы ачтылар. Бу елда уздыру урыны булып Казан сайланды, анда Россиянең һәм Япониянең әйдәүче нейрохирурглары җыелдылар. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзе белән симпозиумның катнашучыларына һәм кунакларына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин мөрәҗәгать итте.

Җиңүчеләр арасында Казан медицина көллиятенең студентлары Александра Крайнова һәм Йолдыз Галимова да булдылар.

Бүген 11.50  Алабуга районында М-7 трассасының 1027 км ЮТҺ булды. Бәрелеш һәм җиңел автомобильнең кюветка түнтәрелү нәтиҗәсендә  5 кеше зыян күрде, балалар һәм үлгән кешеләр булмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International