ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Казан дәүләт медицина университетында “Трансплантология: терапевт һәм хирург берләшмәсе” уку-укыту программасын тормышка ашыру башлана. Проект Татарстан Республикасы хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы ярдәме белән тормышка ашырыла

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
11нче декабрьдә Казанда ревматология буенча фәнни-гамәли конференция булды. Конференциядә катнашу өчен табиб-ревматологлар, терапевтлар чакырылдылар.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы ДАССОның Республика балалар клиник хастаханәсенең кардиохирургия бүлеге “Иң яхшысы - балаларга” дигән Бөтенроссия конкурсында җиңде һәм тумыштан килгән һәм килеп чыккан йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган балаларга Татарстан Республикасында медицина ярдәмен күрсәтү системасы өчен медицина хезмәте номинациясендә Сыйфат билгесе белән бүләкләнде. Бу конкурс ел саен иң яхшы Россия товарларын һәм хезмәтен алга җибәрү Милли программасы чикләрендә Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы белән үткәрелә. Бүләкләү церемониясе Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында узды, җиңүчеләр таныклык һәм “Иң яхшысы - балаларга” дигән Сыйфат билгесе алдылар.
Республика районнарында исәп буенча инде бишенче булган патологик анатомия бүлегенең модуль бинасын эксплуатациягә тапшыру бәйрәм тантанасында узды. Ачылышка Алабуга муниципаль районының администрациясе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Россия Тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Алабуга шәһәрендәге Тикшерү комитеты җитәкчесе Константин Ачаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертиза бюросы җитәкчесе Марат Тимерзянов килделәр.
Әлмәтнең медицина көллиятендә ел саен ВИЧ-СПИД профилактикасы буенча кызыклы чаралар уза. Бүген көллият студентлары “Йогышлы авырулар” фәне укытучысы Захаров В. А. җитәкчелегендә “ВИЧ - яшәү өчен белергә!” дигән аудиториядән читтә булган чара әзерләделәр һәм уздырдылар. Бу чарада “СПИД тарихыннан” информация видеоролигы һәм шулай ук студентлар үзләре төшергән “СПИД турында без нәрсә беләбез?” (төрле курс студент-медиклардан интервью) дигән видеоролик кулланылды.
Беркетелгән районнар белән, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясе персоналлары белән белем бирү эшен үткәрү кичектергесез кардиология патологиясе булган пациентларга югары дәрәҗәдәге квалификацияле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм йөрәк-кан авыруларыннан үлүчеләр санын киметә. Истә тоту мөһим: көчле миокард инфарктын дәвалауда һәр минут мөһим һәм күкрәк читлегендә авырту синдромы килеп чыкканда кичектермичә ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Чикләнгән мөмкинлекле балалар өчен балалар сырхауханәсендә бәйрәм үткәрү игелекле гадәткә керде. Егорова Ю. В.җитәкчелегендә “Жизнь” (“Тормыш”) иреклеләр үзәге коллективы балалар өчен сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Сюрпризсыз да калмады. Балаларга бәйрәмдә бүләкләр дә бирделәр.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Декабрьнең бересеннән бишенә кадәр Познань (Польша) шәһәрендә буыннар артроскопиясе белән шөгыльләнүче травматология белгечләре өчен белем арттыра торган курс узды. Владивосток, Санкт-Петербург, Осетия табибларыннан башка, уку циклын Казан шәһәренең “7нче Шәһәр клиник хастаханәсе” ДАССОның табиб-травматолог Р. Р. Афлетунов та үтте. Бөтен Россиядән нибары 4 кенә кешенең буын артроскопиясе өлкәсендә әйдәүче белгечләрдә өйрәнү мөмкинлеге булды.
“Зәй шикәре” (Заинский сахар) Ачык Акционерлар җәмгыятендә зыян күрүчеләрне, табиблар тырышлыгына карамастан, коткарып булмады. Искә төшерәбез, 5нче декабрьдә Зәй шәһәрендә “Зәй шикәре” (Заинский сахар) Ачык Акционерлар җәмгыяте производствосында һәлакәт килеп чыкты, 3 эшче сүндерелгән известь кайнар катнашмасы белән пештеләр. Пешү урыны 100 процентны тәшкил итте.
Үткән атна белән чагыштырып караганда, һәлакәтләр һәм бала табу саннары хисабына чакыру саннары 54кә артты. Мөрәҗәгать итү саннары артты: юл транспорт һәлакәтләре буенча - 34кә, көчле миокард инфаркты буенча - 15кә, бала табу сәбәпле - 18гә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International