19 ноябрьдә 13.00 Минзәлә ҮРХ җирлегендә онкологик пациентлар һәм аларның якын кешеләре өчен «Пациент мәктәбе» узачак, ул Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы һәм «Яман шеш җиңәчәкбез» ТР регион иҗтимагый оешмасы белән оештырылды.
Россиядә беренче тапкыр Регионара клиник-диагностика үзәгендә табиблар өчен белем бирү курсы чикләрендә кискен ишемик инсульт дәвалау өчен җайланма – Solitaire Platinum стент-ретриверс күрсәтелде. Россиянең 15 регионыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Архангельск, Калининград, Екатеринбург, Төмән һ. б.).) 40 тан артык табиб Михаил Юрий улы Володюхин, м.ф.к., РКДҮ рентгенхирургик алымнары бүлегенең мөдире җитәкчелегендә модельләрдә-симуляторларда инновацион җайланма белән практик эш күнекмәләр алдылар.
Казанда WorldSkills 2019 «Яшь профессионаллар» региональ чемпионаты узды. 25 конкурсант арасында, «Лаборатор медицина анализы» компетенциясендә 6 төп катнашучы, Казан медицина көллияте студентлары һәм 8 яшүсмер ярышалар, шуларның 5се – Казан шәһәренең 139нчы номерлы гимназиясе укучылары һәм 3се - «Иннополис» лицее укучылары.
Казанда Идел буе федераль округы волонтер-медикларының Округ форумы эшли башлады. Анда ИБФОның барлык регионнарыннан 200 доброволец катнашачак.
Сез беләсезме, диабетиклар һөнәр сайлауда чикләнгәннәр? Аларга биеклектә, төнге сменаларда, кайнар цехларда яки салкында эшләргә ярамый, экстрим белән бәйле бернәрсә белән дә шөгыльләнергә ярамый. Кирәк булган очракта диабетикта кирәкле инсулин инъекциясен алырга мөмкинлеге булырга тиеш, әлеге чикләүләр шуның белән бәйле. Мондый диагнозлы балаларга һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп басканда аеруча авыр туры килә. Шуңа күрә Перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә балалар-диабетиклар өчен ике айлык һөнәри юнәлеш бирү курсын оештырдылар.
Алтынчы ел рәттән Кама балалар медицина үзәге табиблары үзләренең элеккеге пациентларын очрашуга чакыралар. Моның сәбәбе – даруларны яки дәвалау процедураларын билгеләү түгел, ә халыкара җитлекми туган балалар көне буларак 17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бөтен дөньяда аны «ак таҗ яфракчыклары көне» дип атыйлар, андый балаларның аеруча зәгыйфьлеген һәм якланмаган булуын ассызыклап.
2018 елның 14 ноябрендә ел саен үткәрелә торган районара киңәшмә кысаларында муниципальара үзәкләрнең эше тикшерелде. Төп басым үлем дәрәҗәсен киметүгә һәм баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары булган пациентларга, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән шәхесләргә ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән иде.
14 һәм 15 ноябрьдә Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсенә оештыру-методик булышлык күрсәтү чикләрендә ТР ССМ баш штаттан тыш балалар хирургы, м.ф. к., БРКХ баш штаттан тыш хирургик ярдщм буенча урынбасары Филатов В. С. һәм ТР ССМ баш штаттан тыш балалар урологы-андрологы, профессор Акрамов Н. Р. Килеп киттеләр. Белгечләр хирургия бүлекләрендә, операция блогында аудит уздырдылар. Администрация һәм хирургия бүлекләре мөдирләре белән балалар хирургия һәм уроандрология хезмәтенең алга таба үсеше мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырылды. Шулай ук визит чикләрендә гидронефрозлы балага югары технологияле хирургия тыкшынуын үтәү буенча мастер-класс булды.
Бүген БРКХдә «Казан педитрия мәктәбе» дигән Республика белем бирү конференциясе узды. Конференция темасы – балаларда иммунопрофилактика һәм вирус һәм бактериаль йогышларын иммунотерапия мәсьәләләре турында фикер алышу. Фәнни җитәкчеләр м. ф.д., КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры Булатов В. П һәм м.ф. д., КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире Садыйкова Д. И. җитәкчелегендә конференциядә катнашучылар профилактикалауның инновацион һәм нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар һәм аларны кабул иттеләр. «Балаларда иммунопрофилактика һәм вирус һәм бактериаль йогышларын иммунотерапия мәсьәләләре турында фикер алышу Конференция эшендә балаларга медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерү эшендә мөһим адым булачак», – дип үзенең сәламләү сүзендә оештыру-методик эш буенча баш табибның урынбасары Альмира Мостафаева билгеләп үтте.
Халыкара шикәр диабеты белән көрәшү көне кысаларында Апас ҮРХдә «Кандагы шикәр дәрәҗәсен бел» дигән Ачык ишекләр көне узды. Бцтен теләүчеләргә кандагы глюкоза дәрәҗәсен тъщъсез үлчәргә мөмкинлек бирелде. Всего обследовано 32 человека. Барлыгы 32 кеше тикшерелде. Аларның икесендә кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе ачыкланды. Аларга туклану, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча кирәкле киңәшләр бирелде. Апас районында шикәр диабеты белән авыручы 556 кеше диспансер исәбендә тора.