БРКХ 2нче номерлы консультатив сырхауханәсенең хезмәткәрләре Иннополиста беренче класска баручы балалар өчен медицина тикшерүен һәм профилактик чаралар комплексын уздырдылар. БРКХнең мобиль сәламәтлек үзәгендә балаларны табиблар – эндокринологлар, гинекологлар и урологлар карап тикшерделәр. Булачак мәктәп укучыларына балалар җәрәхәтләнүен һәм агулануларын профилактикалау турында сөйләделәр һәм бәхетсезлек очраклары һәм җәрәхәтләнүләр вакытында табибка кадәр ашыгыч ярдәм ничек күрсәтергә сөйләделәр. БРКХ Сәламәтлек үзәгенең белгечләре беренче класс укучыларының ата-аналары белән аралаштылар һәм аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм балансланган туклануны формалаштыру буенча практик тәкъдимнәр бирделәр.
РКХ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең машина йөртүчесе Сергей Краснов ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтәр медицинасы хезмәтләренең һөнәри осталыгы буенча «Гадәттән тыш хәлләрдә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме» IX край ярышларында җинүче булды. Татарстанда яшәүче «Ралли» этабында «Санитар автомобильне иң яхшы йөртүче» номинациясендә беренчелеккә ирешкән. Пермь краенда «Чапаевский» автодромында ярышларда Россия Федерациясенең һәм Германиянең 50 регионыннан 500дән артык ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы хезмәткәре катнашты. Ярышлар берничә этапта уздылар һәм эченә фигуралы йөртү һәм нәфис үзешчән сәнгать керттеләр.
Республика клиник онкология диспансерының хезмәткәрләре «Аналык бизләренең яман шеше кабатлану рискын бәяләү ысулын» эшләргә патент алдылар. Уйлап табылган ысулга патентны Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) бирде.
Саба үзәк район хастаханәсенең Шәмәрдән участок хастаханәсенә Казахстаннан делегация килеп китте. Dolce-Farm ҖЧШ (Җаваплылыгы Чикләнгән Ширкәте) компаниясенең вәкилләре җитәкчесе Рауль Ялымов башлыгында халыкка медицина ярдәмен оештыру, хастаханәнең структур бүлекчәләре һәм учреждениеләре белән таныштылар. Аерым алганда, кунаклар районара гемодиализ үзәгенә, клиник-диагностик лабораториягә, сырхауханәгә, Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенә, Расческовның районара күз хирургиясе үзәгенә килеп киттеләр.
Ел башыннан Түбән Кама «Апуш» балалар китапханәсендә «Ата-ананың мәхәббәте мәктәбе» эшли. Аның дәресләрендә даими рәвештә перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре катнаша. Читраттагы дәреснең темасы «тыңламаудан даруларны» эзләү булды.
Йөклеләр өчен симфоник музыка концерты Казанда 17 августта 17:00 сәг. Казан дәүләт медицина университетының актлар залында (Бутлерова ур., 49) узачак. Булачак аниләр һәм бабиләр өчен масус рәвештә Рөстәм Абязов җитәкчелегендә La Primavera оркестр башкаруында классик музыка яңгыраячак. Музыкантлар белән бергәләшеп акушерлар-гинекологлар йөклелек үсешенә һәм аннан соңгы бала тудыруга уңайлы тәэсир иткән музыкаль әсәрләрне сайлап алдылар.
Гөмбә җыярга керешер алдыннан гөмбәләр белән агулануларны профилактикалау – кешеләр өчен иң мөһим аспект. Төп профилактик чаралар яңа кешеләргә генә түгел, әмма стажлы тәҗрибәле гөмбә җыючыларга билгеле булырга тиеш. Әгәр инструкция үтәлгән булса, агулану ихтималы минималь.
Татарстанлылар WorldSkills Russia 2018 «Яшь профессионаллар»Чемпионатының алтын призерлары булдылар. Аның финалы Южно-Сахалинскта узды. Медицина көллияте студентлары «Медицина һәм социаль тәрбиятәү» һәм «Лаборатор медицина анализы» компетенцияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ хезмәткәрләре белән эшләп чыгарылган уйлап табылган алымга патент бирде. № 2662896 «1нче беләзектән аргы сөяк буынының артрозын дәвалау алымы» РФ патенты.
Медицинага мондый технологияләрне кертү – зур адым һәм Балалар республика клиник хастаханәсе аны эшли. Элегкрәк капсуллы эндоскопия бары тик өлкән халык өчен кулланылган, хәзер ул балаларга да эшләнә.