ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләре картайган кешеләр өчен йортларның, балалар йортларының, психоневролргик интернатларның китапханәләрен тулыландырдылар.

Кунаклар игътибарына кабул итү-диагностик бүлегенең эше, пациентлар агымын бүлү алгоритмы, операция блогының, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимацияләү бүлекләренең  эшләре тәкъдим ителделәр. Шулай ук кунаклар вертолет мәйданчыгын карадылар. Ахырда делегатларга хастаханә җирлегендә Ашыгыч медицина үзәген оештыру турында сөйләделәр.

ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 2017 елның башыннан хастаханәгә 88 910 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 16 182нә ашыгыч ярдәм кирәк булды. Бу ел эчендә  Республика клиник офтальмология хастаханәсендә  10 меңнән артык операция уздырдылар.

Бер көн элек кич Баулы районында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, шул санда бала. Бала ЮТҺ нәтиҗәсендә бәрелешү урынында ашыгыч ярдәм килгәнче һелак булды. 2 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Баулы үзәк район хастаханәсенең фельдшер бригадасы чыкты.

Бер көн элек Зәй районында Зәй–Чаллы а/ю 10 км-да ЮТҺ булды. 2 йөк  автомобиль (йөкле КАМАЗ һәм трубовоз) һәм 1 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның 2 кешесе ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче һелак булды.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Түбән Камада вакциналаштыру мобиль пунктларында бөтен теләүчеләргә прививка ясау дәвам итә. Махсуслаштырылган бригадалар эре саүдә үзәкләре һәм социаль яклау учреждениеләр янында эшлиләр. Узган мондый акция чикләрендә меңнән артык Түбән Камада торучыга привика ясадылар.

Бүген Республика клиник хастаханәсенә иртәгә булачак Бөтенроссия «Хәзерге заман этабында ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү. Казанышлар һәм перспективалар» конференциясе чикләрендә  делегация килеп китте.

Очрашуда яшь буынның сәламәтлеген саклау һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук сүз вируслы авыруларын профилактикалау кирәклеге турында кузгатылды.

Конференциядә яшүсмерләр сәламәтлегенең хәзерге заман мәсьәләләре, Татарстанда мәктәп  медицинасы хәле турында фикер алышачаклар, мәктәп яшендәге балалар арасында дәвамлы авырулар килеп чыгуга китерүче иң еш сәбәпләрне карачаклар. Конференция эшендә Мәскәү, Самара, Саранск, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең экспертлары-педиатрлары катнашачак.

Исегезгә төшерик, 15нче октябрьгә кадәр метродан китмичә казанлылар грипптан прививка ясата алалар. Вакциналаштыру мобиль пунктлары иң кызу хәрәкәтле метро станцияләре янында: «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, шулай ук ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International