ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2017 ел
җомга

Казанда БРКХнең хастаханә клоуннары турында китап бастырып чыгарылды. Аның авторы – Казанның хастаханә клоунларының координаторы Екатерина Гурьева. «Җитди турында шаянып» исемле китап аның персонажы Фрося исеменнән язылган. Автор хастаханә клоуннары, хастаханә пациентлары турында, һәм дәвалау вакытында уңай кәеф сакларга нигә шундый мөһимле турында сөйли. Һәр бүлекнең ахырында ата-аналар балалары белән чишә ала торган иҗади биремнәр бар.

Республика клиник онкология диспансерына Чечен Республикасы делегатлары килеп киттеләр. Делегация составында Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ваил Адамов һәм Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Хасан Сайдаев килделәр. Кунаклар РКОДның 2нче дәвалау-диагнастик корпусына килеп киттеләр, диагнастик һәм дәвалау бүлекләренең эше белән таныштылар, шулай ук ТР ССМ РКОДның Атом-төш медицинасы үзәген карап чыктылар.

Өзлексез белем бирү һәм гамәли белемнәрне камилләштерү чикләрендә кичә 7нче номерлы ШКХдә кышкы спорт төрләренең травматологиясе һәм спорт медицинасы буенча бөтендөнья оешмасының (SITEMSH) Президенты Алеша Видальнең лекциясе булды.

Балык Бистәсе районында «Минем сәламәтлегем минем кулымда!» дигән акция узды. Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең табиблары йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм диспансерлаштыруны узуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Үзеңнең артериаль кан басымыңны ничек тикшерү, шулай ук үзеңне тикшерү дәфтәрен ничек алып бару турында фельдшерлар аңлаттылар. Акция ахырында физкультура һәм йөзү күнегүләре узды. Акциядә педагоглар, икътисадчылар, оффис хезмәткәрләре катнаштылар.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе микрохирургия бүлегенең табиблары-белгечләре кул чугын һәм аның функцияләрен төзәтү буенча, шуның белән аның эшкә сәләтлелеген саклап, уникаль операция уздырдылар. РКХнең 2нче номерлы травматология бүлегенең табиблары-микрохирурглары – Алексей Богов һәм  Марат Фәртдинов Кукмара районында торучыга кул чугының авыр травмасыннан соң бөтенләй киселгән кулын саклап калдырдылар.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыелышының  VII чакырылышының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның Казан дәүләт медицина университеты дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 курс студентлары белән очрашуы узды.

Бүген Республика наркология диспансеры җирлегендә табиблар конференциясе узды. Конференциядә диспансерның психологлары һәм табиблар психотерапевтлар-наркологлар, шулай ук шәһәрнең башка профильле клиникалары вәкилләре катнаштылар.

Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министрының урынбасары Ваил Сурхой улы Адамов һәм Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе Хасан Лом-Али улы Сайдаев килеп киттеләр. Клиникага кунаклар Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләре белән Идарә итүчесе Идеал Азат улы Айзетуллов озатуында килделәр.

Республика клиник онкология диспансерында «онкологиядән сәламәтләнүче» пациентлар катнашкан «Сәламәтлек мәктәбе» узды. Спикер булып диспансерның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Илсур Шәймарданов чыкты. Ул паллиатив медицина халыкка медицина ярдәме төрләренең берсе кебек 2011 елда барлыкка килде.

Бүген Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә иммунопрофилактика һәм йогышсызландыру-стерильләштерү тәртибенең мәсьәләләре буенча семинар узды. Шулай ук иммунобиологик дару препаратларын ташу һәм саклау шартларын тоту мәсьәләсе турында фикер алышылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International