Өлкән яшьтәге макуляр дегенерация турында сөйләгән «Пациент мәктәбе» Әлмәттә узды. Өлкән яшьтәге макуляр дегенерация – 50 яшьтән олырак кешеләр сукыраюның төп сәбәпләренең берсе. Өлкән яшьтәге макуляр дегенерация вакытында челтәр катлауның үзәк өлеше зарарлана. Өлкән яшьтәге макуляр дегенерация – дәвамлы зәгыйфьле бозылу.
29 мартта 15.00 сәг. Казанда онкопациентлар өчен «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Мәктәпнең оештыручылары – Республика клиник онкология диспансеры һәм «Мы вместе — Без бергә» дигән пациентлар-волонтерлар оешмасы.
Бүген, Бөтендөнья нефролог көнендә, районара «Балалар урологиясенең һәм нефрологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән семинар узды. Анда Яр Чаллы һәм күрше районнарның нефрологлары һәм урологлары катнаштылар.
Казанда 90-еллык юбилей белән профессор, Татар АССР атказан фән эшлеклесе, элекке КДМИ проректоры Ирек Салиховны котладылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советы рәисе Наил Садыйков сәламәтлек саклау ветеранына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
2017 елның 20 мартыннан башлап 26 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8289 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1166 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6535– төрле авыруларга, шул санда 184 инсультка һәм 55 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 70 тапкыр чыктылар.
Бөгелмәдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының корпоратив университеты» проектының чикләрендә медицина оешмаларында корпоратив мәдәниятне формалаштыру буенча стратегик сессия узды. Сесиядә Бөгелмә сәламәтлек саклау системасының бөтен структур бүлекчәләренең вәкилләре катнаштылар.
27 мартта IT-лицейның Концертлар залында татар эстрада йолдызлары һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары катнашуы белән, «Дом Роналда Макдоналда» социаль кунакханәнең яшь торучыларына булышлыкта Бәхет белән уртаклашыйк» дигән хәйрия концерты булачак.
Яр Чаллыда ВИЧ-йогышын һәм җенси юллары белән тапшырылган йогышларны профилактикалау буенча шәһәр ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.
Утырыш эшендә Яр Чаллы шәһ. муниципаль берәмлегенең Башкарма комитетының җитәкчесе, ВИЧ-йогышын һәм җенси юллары белән тапшырылган йогышларны профилактикалау буенча шәһәр комиссиясе раисе Ринат Абдуллин һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.
24 мартта бөтен дөньяда Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне уздырыла. Бу елда Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне «Туберкулезны бергәләшеп бетерәбез: беркем дә игътибарсыз калмаячак» девиз астында уза.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгына хәзерләнү буенча чаралар чикләрендә Сугышлар ветераннары өчен госпитальның табиблар бригадасы: хирург, невролог, гериатр, кардиолог һәм окулист составында Төләче муниципаль районы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, хәрби хезмәт ветераннарына медицина тикшерүен уткәрделәр. Медиклар 30 кешене карап тикшерделәр, аларның күбесендә нерв системасы патологияләре һәм кан эйләнеше системасының авырулары ачыкланды. Стационар дәвалауга 12 ветеран җибәрелде.