ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Нефрология буенча Республика фәнни-гамәли конференциясе Казанда узды. Казан һәм Татарстан гомуми практика табиблары, терапевтлары, гемодиализ бүлекләренең һәм үзәкләренең нефрологлары өлкәннәр һәм балалар нефрологиясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Әлмәт 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә районда яшәүчеләр йод җитешмәү авырулары һәм гриппның, КРВЙның профилактикасы турында белүләрен ачыкладылар.  Әлмәт медицина көллияте студентлары организмда йод җитешмәү шартында барлыкка килә ала торган авырулар турында белешмәлекләр тараттылар.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 12-13 октябрендә Казан шәһ. кадрлар сәясәте буенча Идел буе федераль округының медицина һәм медик-фармацевтик белем бирү оешмаларының Координацион советы уза. Чараның координаторы – Казан дәүләт медицина академиясе.

Бүген «Казан ярминкәсенең» күргәзмә павильоны территориясендә Казан вертолетлар заводының генераль директоры Вадим Лигай Россиядә беренче медицина модуле белән «Ансат» вертолетының ачкычын Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинга тапшырды.

Казанда югары сыйфатлы  дару препаратларын, медицина техникасын, җиһазларын, сәламәтлек саклау өлкәсендә товарларны һәм хезмәтләрне базарга күрсәтеп чыгару буенча Татарстан Республикасының төп мәйданы булучы 21нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән күргәзмә ачылды.

Казанда халыкара катнашу белән Татарстан Республикасы Һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең 25-еллыгына багышланган «Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең гадәттән тыш шартларда тәэсирләнүенә һәм эш итүенә әзерлек – аварияләр, һәлакәтләр һәм бәла-казалар вакытында зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме сыйфатын һәм ала алырлыгын арттыруның мөһим факторы» дигән  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Республика клиник онкология диспансеры Miplants проектының төркеме – ИТ-паркының бизнес-инкубаторы резиденты белән партнерлык турында килешүгә имза куйды.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге 1991 елда оештырылды. Татарстан бу юнәлеш буенча илдә беренче булды. Шул елларда МИ-8 вертолеты һәм ТУ-214, ТУ-230 самолетлары нигезендә оча торган госпитальләр эшләделәр. Шул вакытта һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең территориаль системасы кебек регионның һәлакәтләр медицинасы эшчәнлеген киләчәктә үстерү һәм камилләштерү өчен нигез төзелде. Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы хезмәте 1994 елда оештырылды.

Барселонада (Испания) EACTS 2016 Кардио-торакаль хирурглар Европа җәмгыятенең  30нчы юбилей съезды узды. Гадәттәгечә аның эшендә Европаның, АКШ, Бразилиянең, Аргентинаның, Һиндстанның, Кытайның, Япониянең һәм Россиянең әйдәүче клиникалары вәкилләре катнаштылар. Съездда әйдәүче Федераль һәм региональ кардиохирургия үзәкләренең җитәкчеләре һәм белгечләре безнең илнең вәкилләре булдылар. Анда Татарстан Республикасының делегациясе дә катнашты.

Республика судмедэкспертиза бюросы эксперт эшчәнлегенең югары сыйфаты ISO-9001 халыкара стандартының таләпләре буенча сертификат белән расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International