Санаторий-курорт дәвалануына җибәрү

Гаризаларны кабул итү, электрон гаризаларны оформить итү, Чернобыль АЭСдә hәлакәт аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны (18 яшьтәге һәм өлкәнрәкләр) һәм шушы категориягә тиңләштерелгән гражданнарны шифаханә-курорт дәвалануына җибәрүне оештыру турында мәгълүмат бирү һәм шифаханә-курорт дәвалануына җибәрү (шифаханә-курорт путевкалары булганда)

Тасвирлама:

Гаризаларны кабул итү, электрон гаризаларны оформить итү, Чернобыль АЭСдә hәлакәт аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны (18 яшьтәге һәм өлкәнрәкләр) һәм шушы категориягә тиңләштерелгән гражданнарны шифаханә-курорт дәвалануына җибәрүне оештыру турында мәгълүмат бирү һәм медицина күрсәтмәләре булганда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының карамагында булучы учреждениегә шифаханә-курорт дәвалануына җибәрү (шифаханә-курорт путевкалар булганда) билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында һәм 2009 елның 21 мартыннан №138н «Путевкаларны бүлеп бирү буенча һәм махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле, медицина ярдәмен күрсәтүче учреждениеләрдән авыручыларны Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы карамагында булучы шифаханә-курорт учреждениеләренә давалануга җибәрү буенча эшне оештыру тәртибе турында», 2010 елның 12 маеннан №347н (үзгәрешләр) Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының боерыклары белән билгеләнгән тәртиптә,  «Шифаханә-курорт дәвалауны күзәтү подсистемасы» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати-аналитик системасын кулланып, шәхси электрон гаризалар подсистемасында оформить итү юлы белән, шәхси мәгълүматларны саклау һәм мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясе законнарының таләпләрен исәпкә алу белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үтәлә.

Исәпләү вакыты:

Гаризаны кабул итү һәм теркәү, консультация бирү, шифаханә-курорт путевкасын алуга электрон гаризаны оформить итү (техник мөмкинлекләр булганда) – мөрәҗәгать иткән көнне. Шифаханә-курорт путевкасын оформить итү һәм бирү шифаханә-курорт учреждениесе трафыннан гаризаны килештерү срокларында.

Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе:

1. Гаризаны кабул итү һәм теркәү, консультация бирү, шифаханә-курорт путевка алуга электрон гаризаны оформить итү (техник мөмкинлекләр булганда).

2. Шифаханә-курорт учреждениесе трафыннан гаризаны килештерү вакытында Шифаханә-курорт путевканы оформить итү һәм бирү.

3. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия булучы гражданнар өчен 2нче номерлы талон (дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен түләүсез йөрүгә).

Баш тарту өчен сәбәпләр:

1. Шифаханә дәвалау өчен зарарлыкны күрсәтә торган медицина билгеләре  булу.

2. Гариза бирүче тапшырган документларда нинди дә булса мәгълүматларның булмавы яисә дөрес булмаган мәгълүматлар булу.

3. Шифаханә дәвалануга гражданинны җибәрү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен кирәкле документларның тулы исемлеген тапшырмау.

4. Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы карамагында булучы федераль дәүләт учреждениеләр исемлегендә гаризада күрсәтелгән дәвалану урыннары булмау.

5. Шифаханә-курорт учреждениесе тарафыннан гаризаны кабул итмәү.

6. Яклар акыллы чаралар белән алдан күрә дә, булдырмый кала да алмаган гадәттән тыш характерындагы хәлләр нәтиҗәсендә килеп чыккан, җиңеп чыга алмаслык көчле вакыйгалар белән бәйле форс-мажор вакыйгалар (форс-мажор). Мондый гадәттән тыш характердагы вакыйгалар: су басулар, янгын, җир тетрәве, шартлау, шторм, туфракның басылуы, эпидемияләр һәм башка табигать күренешләре, шулай ук сугыш яисә хәрби хәрәкәтләр, тармакта яки регионда забастовка, дәүләт хакимияте яки идарәсе органы белән пациентны юнәлтүнең мөмкин түгеллекне китереп чыгарган карар кабул итү.

Шикаять бирү ысуллары:

Административ яки суд тәртибендә.

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 июне, 13:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International