Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасында эшләүче югары һәм урта һөнәри медицина һәм фармацевтика белеме белән белгечләр тарафыннан квалификацион категорияләрне алу

Квалификацион категорияне алырга (расларга) теләген белдергән белгечләр аттестацион комиссиягә  кирәкле документлар исемлеген квалификацион категориянең бетү срогына кадәр 4 ай калу эчендә тапшыралар.

Гариза бирүчеләр өчен таләп ителгән документлар исемлеге

1. Аттестацион комиссия рәисе исеменә белгечнең гаризасы;

2. Кадрлар бүлеге мөдире белән расланган, басма рәвештә тутырылган квалификацион бит;

3. Оешманың җитәкчесе белән килешеп эшләнгән һәм аның мөһере белән расланган, һәм белгечнең шәхси имзасы куелган югары һөнәри белемле белгечләр өчен – эшләүнең соңгы өч елы эчендә һәм урта һөнәри белемле эшчеләр өчен – эшләүнең соңгы елы эчендә һөнәри эшчәнлекнең тикшерүен үз эченә алган белгечнең һөнәри эшчәнлеге турында отчет. Отчетта үз эше турында белгечнең нәтиҗәләре, халыкка медицина ярдәмен күрсәтү оештыруын һәм сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр булырга тиеш. Отчетта белгеч белән үткәрелгән эшләрнең, рационализатор тәкъдимнәрнең, патентларның тасвирламасында дөрес мәгълүматлар булырга тиеш.

4. Билгеләнгән тәртиптә расланган белем турында документларның (белгечнең дипломы, таныклыгы, шаһәдәтнамәләре, сертификатлары һәм башка документлары), хезмәт кенәгәнәсенең күчермәләре..

5. Фамилияне, исемне, атасының исемен алыштыру очрагында –  фамилияне, исемне, атасының исемен алыштыру фактын раслаучы гражданлык хәле актының күчермәсе;

6. Квалификацион категорияне бирү турында таныклык күчермәсен (булганда) яисә квалификацион категорияне бирү турында боерык күчермәсен;

7. Бүләкләү турында документлар күчермәләре;

8.Басма эшләр (югары квалификацияле категория өчен).

 

Белгечләрнең квалификацион характеристикаларына туры килүче теоретик хәзерлек һәм гамәли күнекмәләр дәрәҗәсе, һәм белгечлеге буенча эш стажы булган белгечләргә квалификацион категорияләр бирелә:

Икенче – югары һәм урта һөнәри белемле белгечләр өчен өч елдан кимерәк;

Беренче – югары һөнәри белемле белгечләр өчен җиде елдан кимерәк һәм урта һөнәри белемле белгечләр өчен биш елдан кимрәк;

Иң югары – югары һөнәри белемле белгечләр өчен ун елдан кимерәк һәм урта һөнәри белемле белгечләр өчен җиде елдан кимерәк.

Аттестация үтүче белгечлек буенча стажга чорлар кертелергә мөмкин:

- аттестация үтүче белгечлек буенча интернатурада, клиник ординатурада, аспирантурада һәм докторантурада уку.

Гариза бирү өчен Сезгә кирәкле документларны сканировать итәргә яисә рәсемгә төшерергә, ә аннары сканировать ителгән яисә рәсемгә төшерелгән документларны, шулай ук тутырылган гаризаны йөкләргә кирәк. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кадрлар бүлегенең аттестация секторы белгечләре Сез биргән документлар пакетының тулылыгын һәм документлар тутыруының дөреслеген тикшерәчәкләр.

Документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе очрагында Сезнең шәхси кабинетыгызга Сезгә 10 эш көне дәвамында Казан шәһ., Островский ур., 11/6, 107 кабинет адресы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кадрлар бүлегенең аттестация секторына документлар оригиналларын тапшырырга кирәк булу турында белдерү кәгазы киләчәк.

Гражданнарны кабул итү сәгатьләре: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга: 9.00 сәгатьтән башлап 12.00 сәгатькә кадәр; сишәмбе: 14.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр.

Әгәр күрсәтелгән вакытка документларның оригиналлары күрсәтелгән адрес буенча тапшырылмаса, гариза карап тикшерүдән төшереләчәк.

Мөмкин булган гариза статуслары:

Гариза килде – гаризага тапшырганнан соң ук билгеләнә;

Карап тикшерүгә кабул ителде – гариза карап тикшерүдә һәм документларны  тикшерүдә белгечтә тора;

Тулы булмаган мәгълүматлар –  документларның бөтенесе дә бирелмәгән яисә билгеләнгән таләпләргә туры килмәүче документлар тапшырылган. Кабаттан җибәрергә кирәк;

Кабул ителмәгән – гариза кабул ителмәгән;

Билгеләнгән таләпләргә туры килә - тапшырылган документлар ярашканнар һәм эшкә кабул ителделәр.

Аттестациягә чакыруны көтегез - квалификацион документларны теркәү көненнән соң бер айдан соңга калмыйча эксперт төркеме билгеләнә һәм квалификацион имтихан вакыты билгеләнә.

Квалификацион имтихан билгеләнгән – эш урыны буенча телефонограмма белән квалификацион имтихан көне һәм вакыты хәбәр ителә.

Квалификацион документлар әзер - квалификацион категорияне бирү турында боерык квалификацион имтихан көненнән соң бер ай дәвамында бастырыла. Боерык бастырылган көннән соң бер атна дәвамында квалификацион категорияне алу турында документ оформить ителә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 3 июле, 14:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International