Яркаева Фәридә Фатыйх кызы 1961 елның 6 октябрендә ТАССРның Баулы район поселогында туа.
1985 елда “Фармация” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый.
1987-1989 еллар – хәрби часть аптекасы мөдире
08.1989-09.1989 еллар - хәрби часть стоматология кабинеты медсестрасы.
1989-1990 еллар - хәрби часть аптекасы башлыгы урынбасары
1990-1992 еллар – Казан шәһәре “Фармация” җитештерү предприятиясе баш провизоры.
03.1992-10.1992 еллар – Татарстан “Фармация” җитештерү предприятиясе бәяләр бүлекчәсе баш белгече.
1992-1993 еллар – Татарстан “Фармация” җитештерү предприятиясе бәяләр бүлеге башлыгы.
1993-1997 еллар - “Татарстанфармация” дәүләт предприятиясе генераль директоры урынбасары.
1997-2001 еллар – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы каршында фармация Департаменты башлыгы урынбасары.
2001-2006 еллар - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы фармация һәм медицина техникасы Идарәсе башлыгы.
2006 елдан алып Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары
Фармацевтика фәннәре кандидаты
Бүләкләре:
«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре», «Сәламәтлек саклау отличнигы» тармак тамгасы һәм "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале.