ТР ССМ турында Нигезләмә (28.12.2007 №747 ТР МК Карары белән расланган)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

 

2007 елның 28 декабреннән № 747

 КАРАР

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘНЕ РАСЛАУ ТУРЫНДА

 

2005 елның 28 апреленнән № УП-147 «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасы турында» һәм 2007 елның 26 декабреннән № УП-699 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәсьәләләре» Татарстан Республикасы Президентының Указларына туры китереп Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы турында теркәлгән Нигезләмәне расларга.

2. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына министрның биш урынбасарын, шул исәптән министрның беренче урынбасарын булдырырга рөхсәт итәргә.

3. Үз көчен югалткан дип танырга:

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы турында Нигезләмәне раслау өлешендә 2005 елның 6 июленнән №314 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәсьәләләре» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарының 1 пункты;

2005 елның 6 июленнән №314 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәсьәләләре» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарының 3 пункты;

2006 елның 21 апреленнән №207 «2005 елның 6 июленнән №314 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәсьәләләре» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән расланган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында»  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары;

2006 елның 11 сентябреннән №465 «2005 елның 6 июленнән №314 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәсьәләләре» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән расланган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы турында Нигезләмәгә һәм аның структурасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарының 2 пункты.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлегенә йөкләргә.

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры

Р. Н. Миңнеханов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2007 елның 28 декабреннән № 747

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинеты

Карары белән расланган

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘЛАМӘТЛЕК

САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ТУРЫНДА

НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы (алга таба – Министрлык), медицина профилактикасын оештыру, шул исәптән йогышлы авырулар һәм СПИД профилактикасын, медицина ярдәмен һәм медицина тернәкләндерүен, фармацевтика эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен кертеп, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы булып тора.

1.2. Министрлык үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституция законнарына, федераль законнарга, Россия Федерациясе Президенты указларына һәм боерыкларына, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы карарларына һәм боерыкларына, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләренә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы Президенты указларына һәм боерыкларына, Татарстан Республикасы Хөккүмәте карарларына һәм боерыкларына, шулай ук бу Нигезләмәгә таяна.

1.3. Министрлыкның идарә системасына эшчәнлекләре сәламәтлек саклау функцияләрен гамәлгә ашыру белән бәйле булган учреждениеләр, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының башка оешмалары керә.

1.4. Министрлык үз компетенциясе чикләрендә әлеге Нигезләмәнең кушымтасында күрсәтелгән эшчәнлек төрләре буенча тармакларда билгеләнгән тәртиптә оештырылган оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра.

1.5. Министрлык федераль башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлектә  үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

1.6. Министрлык чыгымнарын финанслау Татарстан Республикасы бюджетында каралган акчалар хисабына гамәлгә ашырыла.

1.7. Министрлык юридик шәхес булып тора, мөстәкыйль балансы бар, банк учреждениеләрендә исәп-хисап һәм башка счетларга, үз исеме булган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтләнгән мөһергә ия.

1.8. Министрлык урнашкан урын (юридик адресы): 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт.

 

2. Министрлыкның бурычлары

 

Министрлыкның төп бурычлары түбәндәгеләр:

Татарстан Республикасы халкы сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу;

дәүләт сәламәтлек саклау һәм фармацевтика эшчәнлеге өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу;

профилактик чаралар, халыкка медицина ярдәме, медицина реабилитациясен уздыру системасын оештыру;

ана һәм бала сәламәтлеген саклау;

медицина ярдәменең махсуслаштырылган төрләрен күрсәтү.

 

3. Министрлыкның функцияләре

 

3.1. Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыру өчен җавап бирә:

сәламәтлек саклау белән идарә итү (04.02 <*>),  шул исәптән:

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының дәвалау һәм профилактик эшчәнлеге белән идарә итү (04.02.01 <*>);

махсуслаштырылган медицина ярдәме белән идарә итү (шул исәптән санитар-авиация ашыгыч медицина ярдәме) (04.02.02 <*>);

медицина ярдәменең региональ стандартларын билгеләү (04.02.03 <*>);

гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләренең территориаль программаларын гамәлгә ашыру өлешендә милек формаларыннан, оештыру-хокукый формадан һәм кайсы ведомствоныкы булуыннан бәйсез рәвештә оешмалар күрсәтә торган медицина ярдәме стандартларының үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән тәртиптә катнашу (04.02.04 <*>);

дару чаралары әйләнеше өлкәсендә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне билгеләнгән тәртиптә җайга салу  (04.02.05 <*>);

Татарстан Республикасында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү (04.02.06 <*>);

Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына гамәлгә ашыру өчен тапшырылган гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге Россия Федерациясе вәкаләтләрен үз компетенциясе чикләрендә гамәлгә ашыру;

дәүләт социаль ярдәме алуга хокуклары булган һәм 1999 елның 17 июленнән №178-ФЗ «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законының 6.2 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктында каралган социаль хезмәтне алудан баш тартмаган шәхесләрнең федераль регистрына кертелгән гражданнарны дару чаралары, медицина билгеләнешендәге әйберләр белән тәэмин итүне, шулай ук инвалид-балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин итүне оештыру буенча Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына гамәлгә ашыру өчен тапшырылган социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль хезмәте күрсәтү өлешендә Россия Федерациясе вәкаләтләрен үз компетенциясе чикләрендә гамәлгә ашыру.

3.2. Министрлык үз компетенциясе кысаларында үзара хезмәттәшлек итә:

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

социаль-икътисадый программалаштыру (01.01 <*>);

Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру схемасын һәм территориаль планлаштыру схемасын тормышка ашыру планын эшләп чыгаруны тәэмин итү (01.05.1 <*>);

торак-коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә, электр, җылылык энергиясенә, табигый һәм сыекландырылган газга булган бәяләрдән (тарифлардан) тыш, җитештерү билгеләнешендәге продукциягә бәяләрне (тарифларны) билгеләнгән тәртиптә җайга салу (01.09.02.3 <*>);

инвестицион эшчәнлек үсеше белән идарә итү (01.10 <*>);

инновацион эшчәнлек үсеше белән идарә итү (01.11 <*>);

тапшырылган вәкаләтләр чикләрендә дәүләт учреждениеләренең фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлеге белән идарә итү (Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләреннән һәм алар төзегән фәнни оешмалардан тыш) (01.12.02 <*>);

энергия һәм ресурсларны саклау белән идарә итү (01.14 <*>);

Татарстан Республикасының ведомство дәүләт мәгълүмат ресурсларын формалаштыру белән идарә итү (01.15.01.2 <*>);

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

бюджет процессы белән идарә итү (Татарстан Республикасының һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларының бюджеты) (01.02.1 <*>);

бюджетара мөнәсәбәтләрне җайга салу (01.02.3 <*>);

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән түбәндәге функцияләрне тормышка ашырганда:

региональ әһәмияттәге капиталь төзелеш объектларын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру буенча документлар хәзерләүне тәэмин итү (01.05.2 <*>);

шәһәр төзелешен проектлауның региональ нормативларын хәзерләүне тәэмин итү (01.05.3 <*>);

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән – Татарстан Республикасы милкендә булган күчемсез милекне (биналар, корылмалар), транспорт, җайланмаларны, мәдәни мирас объектларын файдалану белән идарә итү функциясен тормышка ашырганда (01.07.01 <*>);

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

хезмәт өчен түләүне, хезмәт мөнәсәбәтләрен, турыдан-туры хезмәт белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу (01.13.01 <*>);

хезмәтне саклау белән идарә итү (01.13.02 <*>);

инвалидлар тормышын тәэмин итү белән идарә итү (04.06.04 <*>);

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән – Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системаларының үсеше белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (дәүләт мәгълүмат ресурсларын формалаштыру белән идарә итүдән тыш) (01.15.02 <*>);

Социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы Комитеты белән – социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат ресурсларын формалаштыру белән идарә итү функциясен тормышка ашырганда (01.15.01.1 <*>);

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

Гражданнар оборонасы өлкәсендә чараларны оештыру һәм үткәрү белән идарә итү (02.01.01 <*>);

муниципальара һәм региональ характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә идарә итү (02.01.02 <*>);

Татарстан Республикасының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән идарә итү (02.01.03 <*>);

Татарстан Республикасының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе белән – альтернатив граждан хезмәтен оештыруны да кертеп, Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан хәрби бурычларын үтәүне тәэмин итү функциясен гамәлгә ашырганда (02.03 <*>);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән – билгеләнгән тәртиптә урта һөнәри белем бирү (федераль белем бирү учреждениеләрендә алына торган мәгарифтән тыш) белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (04.05.06 <*>);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе белән – балигъ булмаган балаларның сукбайлыкларын һәм хокук бозуларын профилактикалау белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (04.06.03 <*>).

--------------------------------

<*> Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының функцияләре кодификаторы буенча кодны билгеләү.

3.3. Министрлык әлеге Нигезләмәнең 3.1, 3.2 пункты нигезендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

3.3.1. Сәламәтлек саклауны үстерү, авыруларны профилактикалау, медицина ярдәме күрсәтү, халыкка медицина белеме бирү һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге башка мәсьәләләр буенча программаларны эшләп чыгару һәм гамәлгә ашыру (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан индикатив идарәнең гамәлдәге регламенты нигезендә кабул ителә торган яңа программаларны эшләп чыгару турындагы карардан соң).

3.3.2. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклауның дәүләт системасы учреждениеләрен үстерү, аларны матди-техник яктан тәэмин итү.

3.3.3. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләренең территориаль программаларын эшләп чыгару.

3.3.4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә тире-венерология, туберкулезга каршы, наркология, онкология диспансерларында һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының башка махсуслаштырылган медицина оешмаларында махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү өлешендә сәламәтлек саклауга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарын формалаштыруда катнашу.

3.3.5. Дәвалау һәм профилактика эшчәнлеген, махсуслаштырылган медицина ярдәмен, халыкны дарулар белән тәэмин итүне һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының дәвалау-профилактика учреждениеләрен прогнозлау һәм планлаштыру (концепцияләрне, бюджет тәэмин ителеше планнарын, үсеш программаларын формалаштыру).

3.3.6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә Дәвалау һәм профилактика эшчәнлеген, махсуслаштырылган медицина ярдәмен, халыкны дарулар белән тәэмин итүне һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының дәвалау-профилактика учреждениеләрен бюджетлаштыру (билгеләнгән тәртиптә расланган планнарны, программаларны финанслауны оештыру).

3.3.7. Дәвалау һәм профилактика эшчәнлегенең, махсуслаштырылган медицина ярдәменең, халыкны дарулар белән тәэмин итүнең һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының дәвалау-профилактика оешмалары объектларының программалары, планнары үтәлешен, хәлен исәпкә алу.

3.3.8. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына гамәлгә ашыру өчен тапшырылган гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә Россия Федерациясе вәкаләтләре:

3.3.8.1. Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатының сәламәтлек саклау өлкәсендә билгеләнгән федераль стандартларга туры килүе артыннан тикшерүне гамәлгә ашыру (югары технологияле медицина ярдәменең сыйфатын, шулай ук федераль сәламәтлек саклау оешмаларында күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын тикшерүдән тыш).

3.3.8.2. Эшчәнлекнең түбәндәге төрләрен лицензияләү:

муниципаль һәм хосусый сәламәтлек саклау системалары оешмаларының медицина эшчәнлеген (югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү эшчәнлегеннән тыш);

фармацевтик эшчәнлекне (дару чараларын күпләп сату оешмалары тарафыннан һәм федераль сәламәтлек саклау оешмаларының даруханәләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлектән тыш);

наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше белән бәйле эшчәнлекне (дару чараларын күпләп сату оешмалары тарафыннан һәм федераль сәламәтлек саклау оешмаларының даруханәләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлектән тыш).

3.3.9. Дәүләт социаль ярдәме алуга хокуклары булган һәм 1999 елның 17 июленнән №178-ФЗ «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законының 6.2 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктында каралган социаль хезмәтне алудан баш тартмаган шәхесләрнең федераль регистрына кертелгән гражданнарны дару чаралары, медицина билгеләнешендәге әйберләр белән тәэмин итүне, шулай ук инвалид-балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин итүне оештыру буенча Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына гамәлгә ашыру өчен тапшырылган социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль хезмәте күрсәтү өлешендә Россия Федерациясе вәкаләтләре:

3.3.9.1. Дару чаралары, медицина билгеләнешендәге әйберләр, шулай ук инвалид-балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыруны оештыру.

3.3.9.2. Дару чаралары, медицина билгеләнешендәге әйберләр, шулай ук инвалид-балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин итүгә заказлар дәүләт заказларын урнаштыру йомгаклары буенча тиешле дәүләт контрактларын төзү.

3.3.9.3. Дәүләт контрактлары буенча сатып алынган  дару чаралары, медицина билгеләнешендәге әйберләр, шулай ук инвалид-балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән халыкны тәэмин итуне оештыру.

3.3.10. Тикшерүне гамәлгә ашыру:

 медицина ярдәменең региональ стандартларын үтәү артыннан;

 ВИЧ-йогышы таралуын кисәтү буенча чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән физик һәм юридик затлар эшчәнлеге артыннан;

  наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше белән бәйле,  оештыру-хокукый формасына һәм милек формасына бәйсез рәвештә физик һәм юридик затларның эшчәнлеге артыннан;

  дәүләт даруханә учреждениеләренең эшчәнлеге артыннан;

  мәҗбүри ассортимент исемлегенә кертелгән дару, профилактика һәм диагностика чаралары һәм медицина билгеләнешендәге әйберләр,

 милек формасына бәйсез рәвештәге даруханә учреждениеләрендә булу артыннан;

 дәүләт сәламәтлек саклау системасы предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында медицина һәм техник җиһазларны куркынычсыз эксплуатацияләү артыннан;

 Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге артыннан, шул санда бюджет акчаларын максатчан файдалану артыннан;

 Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәмен күрсәтүнең  дәүләт гарантияләре программаларын гамәлгә ашыру өлешендә, милек формасына бәйсез рәвештә оешмалар белән  күрсәтелгән медицина ярдәме стандартларының үтәлешен тикшерүдә катнашу.

  3.3.11. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның дәүләт системасының дәвалау-профилактика учреждениеләрендә  дәвалау, профилактика эшчәнлеген, махсуслаштырылган медицина ярдәмен, дару чаралары әйләнешен җайга салу (программаларны, планнарны гамәлгә ашыруга җайга сала торган йогынтыларны тикшерү нәтиҗәләре буенча әзерләү).

  3.3.12. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның дәүләт системасы дәвалау-профилактика учреждениеләрен һәм халыкны дәвалау, профилактика эшчәнлеге, махсуслаштырылган медицина ярдәме, дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә норматив-закон актларын эшләү һәм камилләштерү.

  3.3.13. Министрлыкны тотуга һәм Министрлыкка йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыруга каралган Татарстан Республикасы бюджетының акчаларын баш бүлүче һәм алучы функцияләрен гамәлгә ашыру.

 3.3.14. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китереп Министрлык эшчәнлеге өлкәсендә максатчан республика программаларының һәм проектларының дәүләт заказчысы функцияләрен гамәлгә ашыру ,заказлар урнаштыру  һәм товарлар китерүгә, хезмәтләр күрсәтүгә, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә дәүләт ихтыяҗлары һәм Министрлыкның ихтыяҗлары өчен фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләрне кертеп, эшләр башкаруга дәүләт контрактларын төзү.

 3.3.15. Дәвалау һәм профилактик эшчәнлекне, махсуслаштырылган медицина ярдәмен, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның дәүләт системасының дәвалау-профилактика учреждениеләрен һәм халыкны  дарулар белән тәэмин итүне методологик һәм мәгълүмати тәэмин итү.

 3.3.16. Делегацияләнгән вәкаләтләрне үтәү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек.

 3.3.17. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан билгеләнгән медицина ярдәме стандартларыннан ким түгел дәрәҗәсендәге медицина ярдәменең региональ стандартларын билгеләү.

 3.3.18. Федераль медицина ярдәме стандартларына туры китереп медик-икътисадый стандартларны билгеләү.

 3.3.19. Җирле үзидарә органнары белән җирле бюджетлар тарафыннан муниципаль үсеш фондыннан, социаль чыгымнарны финанслашуның регион фондыннан субсидияләрне файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары турында килешүләр әзерләүне, төзүне тәэмин итү.

  3.3.20. сәламәтлек саклау өлкәсендә җирле үзидарә органнарының үзләренә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәвен билгеләнгән тәртиптә тикшерүне гамәлгә ашыру.

 

4. Министрлыкның хокуклары һәм бурычлары

 

  4.1. Министрлык билгеләнгән компетенция кысаларында хокуклы:

      Татарстан Республикасы Законнарының, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте актларының проектларын Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә кертергә;

  Министрлык карамагындагы учреждениеләр тарафыннан үтәлергә мәҗбүри булган кагыйдәләрне, инструкцияләрне һәм нигезләмәләрне расларга, алар буенча аңлатмалар бирергә;

  Татарстан Республикасы территориясендә йогышлы авыруларны кисәтү, аларның таралуын чикләү һәм аларны бетерү максатларында чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тәкъдимнәр кертергә;

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә дару чараларына бәяләргә күмәртәләп һәм берәмтекләп сату буенча чик өстәмәләрне билгеләү турында тәкъдимнәр кертергә;

 Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре идарәсе органнарында дәүләт вәкилләре белән эшләү турында ведомствоара комиссиягә аларны алга таба законнарда билгеләнгән тәртиптә раслау өчен дәүләт вәкилләренә кандидатураларны сайлау һәм тәкъдим итү уздырырга;

 Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек башкаручы дәүләт предприятиеләрен, оешмаларын хосусыйлаштыру турында тәкъдимнәр һәм дәүләт милкенә беркетелгән акцияләр пакетларын тартып алу буенча тәкъдимнәр тапшырырга;

 сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы дәүләт предприятиеләре уставларын, аларга кертелә торган үзгәрешләрне килештерергә;

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте ризалыгы белән билгеләнгән тәртиптә учреждениеләр, аларның филиаллары һәм вәкиллекләрен оештырырга;

  сәламәтлек саклау учреждениеләрен гамәлгә куючы булырга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ризалыгы белән сәламәтлек саклау учреждениеләрен оештыру һәм бетерү;

  законнарга туры китреп медицина оешмаларының сертификациясен үткәрергә;

  шифалаучы дипломын бирергә;

  билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, сәламәтлек саклау системасы учреждениеләре һәм предприятиеләреннән оештыру-хокукый формасына һәм ведомствога карамыйча, Министрлыкка йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле белешмәләрне, материалларны һәм документларны соратырга;

 шәхси медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнүче медицина оешмалары җитәкчеләреннән һәм гражданнардан Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының медицина туберкулезга каршы оешмаларына җибәрүләр, республика территориясендә ел дәвамында туберкулез белән авыручы авырулар турында һәм туберкулез белән авыручы җинаять-башкарма системасы учреждениеләреннән азат ителүче һәр кеше турында мәгълүматлар соратырга;

туберкулез барлыкка килү һәм таралу куркынычы булган очракта, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, эпидемиягә каршы өстәмә чаралар үткәрү турында күрсәтмәләр бирергә;

дару чараларының формуляр исемлеген эшләргә һәм расларга;

диспансер күзәтүен билгеләү һәм психик бозылудан интегүче затларга карата аны туктату кирәклеге турындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен табиблар-психиатрлар комиссияләрен билгеләргә;

урта медицина белемле хезмәткәргә аерым очракларда Татарстан Республикасы дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау системалары учреждениеләрендә гражданнарның вакытлыча эшкә сәләтсезлегенә экспертиза үткәрүне рөхсәт итәргә;

Министрлык компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча конференцияләр, киңәшмәләр, симпозиумнар һәм очрашулар үткәрергә, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештырырга;

килешү нигезендә фәнни учреждениеләрне, галимнәрне һәм белгечләрне, шул санда чит ил хезмәткәрләрен Министрлык компетенциясенә кергән проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәргә;

билгеләнгән тәртиптә нәшрият эшчәнлеген гамәлгә ашырырга, әлеге Нигезләмә белән билгеләнгән функцияләрне гамәлгә ашыруга бәйле мәгълүмати-реклама һәм пропаганда чараларын үткәрергә;

эксперт, консультатив һәм мәгълүмати-аналитик советлар, халыкның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча комиссияләр төзергә, алар турында нигезләмәне һәм аларның составын расларга;

юридик һәм физик затларга Министрлык эшчәнлегенең билгеләнгән өлкәсенә кергән мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирергә;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килешү буенча Россия Федерациясе башкарма хакимияте органнары белән сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзергә;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны җирле үзидарә органнарына тапшыру турында законнарда билгеләнгән тәртиптә тәкъдимнәр кертергә.

  4.4. Министрлык бурычлы:

 сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Министрлык тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларны билгеләнгән тәртиптә рәсми бастырып чыгарырга;

дәүләт серенең сакланышын тәэмин итү буенча билгеләнгән тәртиптә чараларны тормышка ашырырга;

билгеләнгән тәртиптә дару һәм башка чаралар, медицина билгеләнешендәге әйберләр, иммунобиологик препаратлар һәм дезинфекцион чаралар, шулай ук донорлар канын һәм аның компонентлары запасларын булдырырга;

гражданнарның аерым категорияләре өчен Татарстан Республикасы законнарында каралган медицина ярдәмен күрсәтүнең оештыруын тәэмин итәргә;

махсуслаштырылган (санитар-авиация) ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне оештырырга;

югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне оештырырга;

Министрлык карамагындагы сәламәтлек саклау оешмаларын дару һәм башка чаралар, медицина билгеләнешендәге әйберләр, иммунобиологик препаратлар һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин итүне оештырырга;

донорлар канын һәм аның компонентларын әзерләүне, эшкәртүне, саклауны һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүне, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына карамагындагы сәламәтлек саклау оешмаларын һәм Татарстан Республикасы Муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларын донорлар каны һәм аның компонентлары белән түләүсез тәэмин итүне, шулай ук сәламәтлек саклауның башка оешмаларын түләүле донор каны һәм аның компонентлары белән тәэмин итүне оештырырга;

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт, муниципаль һәм хосусый сәламәтлек саклау системалары субъектларының, башка хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итәргә;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау дәүләт һәм муниципаль оешмаларын профилактик прививкалар милли календарена кертелгән профилактик прививкалар һәм эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар уздыру өчен медицина иммунобиологик препаратлары белән тәэмин итүне оештырырга;

Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының медицина учреждениеләре тарафыннан наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше турында Россия Федерациясе законнарын үтәүне оештырырга;

Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының медицина учреждениеләрендә ВИЧ-йогышын, шул санда аноним, алдан һәм аннан соң консультация бирү һәм аны үткәрүче зат өчен дә, медицина тикшеренүе куркынычсызлыгын гамәлгә ашыру өчен дә медицина таныклавын ала алуны тәэмин итәргә;

Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының медицина учреждениеләрендә ел саен Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына туры китереп ВИЧ-йогышлы - Россия Федерациясе гражданнарына медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәргә;

стационарда һәм (яки) амбулаториядә үткәрелә торган туберкулез белән авыручыларны ачыклауга, тикшерүгә һәм дәвалауга, шул санда мәҗбүри тикшерүләргә һәм дәвалауга, диспансер күзәтүенә һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән медицина, санитар-гигиена чараларының җыелмасын тәэмин итәргә;

туберкулезга каршы диспансерларда, туберкулезга каршы башка махсуслаштырылган медицина оешмаларында һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының башка Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә туберкулезга каршы авыруларны да кертеп, туберкулез таралуын кисәтүне оештырырга;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау дәүләт системасының махсуслаштырылган медицина учреждениеләрендә туберкулезга бәйле рәвештә диспансер күзәтүендә булган һәм туберкулез белән авыручыларны амбулатор шартларда туберкулезны дәвалау өчен түләүсез медикаментлар белән тәэмин итүне законнарда билгеләнгән тәртиптә оештырырга;

халыкка, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша, социаль әһәмиятле авырулар һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар таралу турында даими рәвештә хәбәр итәргә;

дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең күрсәткечләрен мониторинглауны оештырырга;

гражданнарны кабул итүне тормышка ашырырга, гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм тулы карап тикшерүне тәэмин итәргә, алар буенча карарлар кабул итәргә һәм гариза бирүчеләргә законнар белән билгеләнгән вакытка җаваплар җибәрергә;

Татарстан Республикасыннан читкә дәвалауга билгеләнгән тәртиптә гражданнарны җибәрүне оештырырга;

урта медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча эшчәнлекне оештырырга;

билгеләнгән тәртиптә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм оешмалар белән регламент режимында җибәрү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге бурычларны үтәү өчен кирәкле түләүсез мәгълүматны сорау буенча хезмәттәшлек итәргә.

 

5. Министрлык эшчәнлеген оештыру

 

 5.1. Министрлыкны Татарстан Республикасы Конституциясендә билгеләнгән тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә торган министр җитәкли.

 Министр урынбасарлары министр тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә.

 5.2. Министр:

шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән гомуми җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра һәм Министрлыкка йөкләнгән функцияләрне үтәү өчен шәхси җаваплылык тота;

Министрлык хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;

билгеләнгән чикләрдә хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын һәм бюджет ассигнованияләрен, штат расписаниясен, Министрлык аппаратын тотуга киткән чыгымнар сметасын раслый;

Министрлыкның структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне раслый;

үз компетенциясе чикләрендә боерыклар чыгара һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеген финанслауга бүлеп бирелгән кредитлар белән идарә итүче булып тора;

республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы башка сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;

билгеләнгән тәртиптә Министрлык һәм сәламәтлек саклау системасы учреждениеләре хезмәткәрләрен, билгеләнгән өлкәдә эшчәнлек алып баручы башка затларны мактаулы исемнәр бирүгә һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итә;

ел саен үткәрелә торган эш планын һәм сәламәтлек саклау системасы учреждениеләре эшчәнлегенең күрсәткечләрен, шулай ук аларның үтәлеше турында отчетларны раслый.

5.3. Министрлыкта төп бурыч булып сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт идарәсе функцияләрен гамәлгә ашыруга бәйле мөһим мәсьәләләр буенча карарлар эшләү тора торган коллегия оештырыла.

Коллегия составына вазыйфа буенча министр, аның урынбасарлары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнарының җитәкчеләре, Министрлыкның структур бүлекчәләренең җитәкчеләре, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, әйдәүче галимнәр, сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләр керә.

Коллегия составы һәм аның саны Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән раслана.

        Коллегия рәисе – министр.

 

 

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 109.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International