Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм станциясенә 7 меңнән артык чакыру керде

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 18 сентябреннән башлап 24нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7878 чакыру керде.  

Җәмәгать урыннарына 1331 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6075– төрле авыруларга, шул санда 183 инсультка һәм 46 инфарктка туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 90 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1074 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 64 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 60 кеше зыян күрде. 36 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 16 тапкыр чыктылар. Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны үзгәрмәде.

Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча 19га, ЮТҺ буенча – 2гә, янгыннар буенча -3кә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча –  28гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 5кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 42гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International