Казанда «Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итүнең хәзерге заман технологияләре» дигән тренинг-семинар үз эшен башлады

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итүнең хәзерге заман технологияләре» дигән тренинг-семинар үз эшен башлады. Семинар 200 артык катнашучыны җыйды – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләрен, республика медицина оешмаларының баш табибларын һәм белгечләрен. Татарстанның бөтен медицина оешмаларына кертеләчәк пациентка юнәлдерелгән мәдәниятның бердәм принциплары – чараның төп темасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International