Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 10 октябреннән №2540-р әмере буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты резерв фондының акчалары хисабына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү өчен 3,1 млн. сум бүлеп бирелде.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны кабул итүне башлау/ тәмамлау сроклары– 2017 елның 8 ноябреннән башлап 17 ноябренә кадәр.
Гаризаны алырга: /file/File/Заявка__2017(3).docx адресы буенча була
Конкурс турында мәгълүмат белщн тулырак танышырга: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/konkurs.htm адресы буенча була.
Электрон төрдә материалларны Larisa.Kurilenko@tatar.ru e-mail буенча җибәрергә кирәк.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 231-79-91; 231-79-64.
Тулы почта адресы: 420111, Казан шәһ., Островский ур. 11/6, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Конкурс үткәрү шартлары: субсидияләр бүлү буенча комиссия утырышында конкурска тәкъдим ителгән проектларны кара каршы яклау.