Мәскәүдә «Сәламәтлек саклауның Россия атнасы – 2017» Халыкара фәнни-гамәли форумы чикләрендә «Сәламәтлек саклауда дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең иң яхшы проекты» дигән Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Сәламәтлек саклауда дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең үсеш дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты» номинациясендә иң яхшы дип танылды. Шулай ук «Махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү» категориясендә гражданнарга медицина ярдәмен дәүләт күрсәтү территориаль программасын тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы хосусый медицина оешмасы» номинациясендә «Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте иң яхшы дип игълан ителде.