Бүген Казанда XIV Россия «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында» дигән конгресс ачылды. Конгресста 2 меңнән артык белгеч катнаша: Россия территорияләренең аналыкны һәм балачакны саклау хезмәтләренең җитәкчеләре, Татарстан һәм Россия регионнарының сәламәтлек саклау идарәләре органнарының баш белгечләре, балалар хастаханәләрнең, сырхауханәләренең, балалар диагностик үзәкләренең баш табиблары, РФ һәм чит илләрнең педиатрия һәм балалар хирургиясе өлкәсендә әйдәүче галимнәре, табиблар-педиатрлар, балалар хирурглары, травматологлар-ортопедлар, балалар урологлары, балаларның йөгышлы авырулары табиблары, балалар неврологлары, неонатологлар, гастроэнтерологлар, балалар стоматологлары.