Экскурсия барышында хастаханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина учреждениедә, шул санда сырхауханәләрдә һәм ФАПларда, капитальный ремонт уздырылды, кабул итү-диагностик бүлек ачылды, районда 8 яңа фельшер-акушерлык пункты төзелде, дип сөйләде. Хастаханә хәзерге заман җиһаз белән җиһазландырылды, пациентлар һәм медицина персоналы өчен бөтен шартлар оештырылды.