Бүген Алексеевск районында, Казан – Оренбург а/ю 90нче км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә Алексеевск ҮРХнә тапшырылды, 3 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Чистай ҮРХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына Алексеевск ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.