Медикларның төп бурычы – 2020–2025 елларга сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәләләрне этаплап хәл итәргә чакырган «Халык ышанычы медицинасының» юл картасын эшләп чыгаруга өлеш кертергә. Сессиядә кабул ителгән иң яхшы карарлар 2018 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк.