"Табибларга мине хатыным җибәрде": Алабугада яшәүчедә диспансеризация вакытында рак ачыкланган

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Алабугада яшәүче 56 яшьлек ир-ат  сүзләренчә, ул табибларга йөрмәгән диярлек. Бернәрсә дә авыртмаган, шикаятьләр булмаган, ә тикшерүләр «соңгарак» кичектерелгән.

Ир-атны диспансеризациягә хатыны җибәргән:

"Гомумән, мин хастаханәләргә йөрмим. Мине бернәрсә дә борчымады. Бары тик хатыным минем сәламәтлегемә алынырга булды", – дип сөйли пациент.

Нәкъ менә диспансеризация вакытында ир-атта ПСА - простатспецифик антигенның югары дәрәҗәсе ачыклаганнар. Бу кан анализы простата бизенең яман шешен башлангыч стадияләрдә, авыру еш кына үзен берничек тә күрсәтмәгәндә, ачыкларга ярдәм итә.

Өстәмә тикшерүдән соң шикләр расланды. Бүген пациент профессор М.З. Сигал ис. РКОДның Чаллы филиалында дәвалана. Нур терапиясе курсы нибары биш сеанс алды.

- Дәвалану бик яхшы бара. Киләбез, процедуралар узабыз һәм өйгә кайтабыз, – ди ир-ат.

Аның сүзләренчә, гадәти тормыш үзгәрмәгән диярлек. Табиблар физик йөкләнешне вакытлыча гына чикләгәннәр.

Кызганыч, нәкъ менә простата бизенең яман шеше еш кына симптомсыз озак үсә. Шуңа күрә ир-атлар еш кына соң стадияләрдә мөрәҗәгать итә.

- 45 яшьтән соң ПСА кан анализы даими рәвештә  бирергә кирәк, хәтта бернәрсә дә борчымаса да. Бу тикшеренү диспансеризация һәм ММИ системасы кысаларында мөмкин. Иртәрәк ачыклау дәвалауны тиз, нәтиҗәле һәм пациентның тормыш сыйфатына минималь йогынты ясарга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтә радиология бүлеге мөдире Ришат Шәүкәт улы Котдусов.

Узган ел гына да Татарстан онкологлары простата бизендә 1500 меңнән артык яман шеш тапкан.

Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Һәркем өчен сәламәтлек» төбәк программасы буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International