Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә бер үк диагноз белән ике пациент китерелде. Берничә сәгать аерма белән.
Бер ир-атка 75 яшь, икенчесенә 51 яшь. Хастаханәгә китерелгәндә икесенең дә аяк-куллары зәгыйфь булу, аңнары чуалу зарланулары бар иде. Тәннең бер ягы да эшләми диярлек.
Белгечләр ашыгыч рәвештә КТ үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәсе - эчке йокы артериясе окклюзиясе. Пациентларның тәненең бер ягы эшләмәү сәбәбе - баш миен кислород һәм кан белән тәэмин итәргә тиешле кан тамыры тромб белән томаланган.
Парлы очраклар еш булмый һәм билгеле бер кыенлыклар тудыра. Һәр минут исәптә булганда, берьюлы ике кешенең гомерен саклап калырга өлгерергә кирәк. Ишемик инсульт вакытында табибларның төп бурычы - җәрәхәтләр үсешен туктату, баш миен кан белән тәэмин итүне вакытында торгызу, кислород керү кинәт тукталган урыннарның һәлак булуына юл куймау.
Госпитализациягә кадәр инде кыйммәтле вакыт - медицина ярдәме күрсәтергә кирәк «алтын сәгать» дип аталган вакыт сарыф ителгән.
Консилиум җыела, анда рентгенхирурглар пациентларга тромбоаспирация үткәрергә карар кыла. Бу миниинвазив процедура, аның барышында хирурглар рентген контролендә венага зур булмаган кисем аша катетер кертәләр, баш мие кан тамырының ябык участогына кадәр барып җитәләр һәм тромбны алалар, махсус җайланма ярдәмендә кан тамырыннан тартып чыгаралар.
Артерия тромбозлары вакытында шулай ук тромболизис үткәрәләр - тромбны йомшарта торган махсус эремә инъекциясе ясыйлар. Шуннан соң инде кан төерен чыгаралар. Бу ике процедура бер-берсен тулыландыра.
Операциядән соң икенче тәүлеккә ир-атларның хәле сизелерлек яхшырды. Алар аңына килделәр, туганнарын таный башладылар, аларга акрынлап хәрәкәт функцияләре кире кайтты. Бер атнадан соң алар инде мөстәкыйль рәвештә йөриләр, предметлар тоталар, күнегүләр ясыйлар.
Мондый тиз тернәкләнү чираттагы тапкыр дәвалауның замана методикасын куллану пациентларны коткарырга, хәтта инсульт госпитализациягә берничә сәгать кала булган очракта да, аларга тулысынча тернәкләнергә ярдәм итә.