Адель Вафин һәм ИФО һәм УФО буенча РФ атказан табибларының Регионара стратегик сессиясендә катнашучылар 21нче номерлы казан сырхауханәсенә килеп киттеләр

2017 елның 15 декабре, җомга

21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасына Идел буе һәм Урал федераль округлары буенча РФ атказан табибларының Регионара стратегик сессиясендә катнашучылар белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте. Адел Вафин һәм сырхауханә баш табибы Айрат Зиатдинов кунакларга медицина-тернәкләндерү бүлеген, хатын-кызлар консультациясен, ирләр сәламәтлеге үзәген һәм Республика клиник онкология диспансерының филиалын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International