Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән хәлне ничек үзгәртергә? Бүген Түбән Камада киңәшмәдә шушы мәсьәлә турында фикер алыштылар. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТКМР башлыгы Айдар Метшин, урынлы медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм депутатлар катнаштылар. Диалог темасы «2018-2020 елларга ТКМР һәм ТР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең кадрлар стратегиясе» программасы булды.