22 декабрьдә Зәй үзәк район хастаханәсендә балалар корпусы капиталь ремонттан соң ачылачак. Майданы 2331,2 кв.м. корпуста сырхауханә, стоматология сырхауханәсе, тәүлек буе эшли торган 18 койкага стационар һәм 28 койкага көндезге стационар урнашачаклар. Ремонтка акча республика бюджетыннан бүленеп бирелде. Капремонт 2017 елның июнендә башланды.