Түбән Камада гипноз алымы буенча бала табырга теләүчеләр булачак аниләр өчен төркем ачылды. Гипноз алымы белән бала табу – бу бала табуга комплекслы караш, ул булачак анине бала табу алдыннан һәм аның вакытында тирән релакс, эмоциональ тынычлык торышына керергә, үзенең игътибарын авыртудан читкә юнәлдерергә һәм уңыш хисенә бирелергә өйрәтә.