РКХ кечкенә пациентлары өчен бәйрәм хастаханәнең хезмәткәрләре оештырдылар

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре балалар травматология һәм ортопедия бүлегенең кечкенә пациентлары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларга кунакка Кар кызы белән Кыш бабай һәм башка әккият  персонажлары килделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр һәм теләкләр әйттеләр. Бәйрәм ахырында аларга бүләкләр бирделәр. Тәбрикләргә учреждениенең өлкән пациентлары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International